Теләчедә Сирена Гатиятованың «Шомырт тәме» китабын тәкъдим итү кичәсендә авылдашлары, туганнары һәм иҗатташ дуслары шагыйрәне чын гаилә бәйрәмендәге кебек котладылар.
Теләченең зәвыклы «Туган авыл» ресторанында бөтен дөньяны оныттыра торган искиткеч җылы, онытылмаслык иҗат кичәсе үтте. Безнең яраткан авылдашыбыз, иҗади Сирена апа Гатиятова ның «Шомырт тәме» дип аталган яңа китабын тәкъдим итү бәйрәме иде бу.
Әлеге кичәне күзәткәндә эчтән генә тагын бер кат сокланып утырдык: Саба районы Тимершык авылының туган туфрагыннан куәт алып үскән бу иҗади, зыялы кызны үзе яшәгән, хезмәт иткән Теләче районы никадәр якын итә, чиксез хөрмәтли! Сиренә апаның гаиләсе Теләчедә һәркемгә үрнәк булырлык, танылган олы җанлы гаилә икәнлеген белү соклануны тагын да арттыра.
Сиренә апа үзе эчкерсез, ачык күңелле, һәрвакыт көләч йөзле кеше. Бәйрәмдә без аның күзләрне яшьләндерерлек, күңелләрне тетрәндерерлек итеп өздереп, моңлы җырлавына тагын бер кат сокландык. Нәкъ менә шундый тирән моңлы җаны булганга, аның шигырьләре дә йөрәккә үтеп керә шул. Без — бөтен Тимершык халкы — аның белән чиксез горурланабыз һәм сокланабыз!
Бәйрәм чарасы зур һәм тату гаиләнең кадерле очрашуын хәтерләтте. Сиренә апаны котларга килүчеләрнең ихласлыгы искитмәле иде:
- Балачак хатирәләрен яңарткан классташлары һәм яраткан укытучылары;
- Бәхетле көннәрендә дә, сынаулы мизгелләрендә дә терәк булган күркәм гаиләсе һәм туганнары;
- Җылы сүзләрен җәлләмәгән авылдашларыбыз һәм Теләче районы җитәкчеләре;
- Сиринә апаның үз эшенең остасы булуын ассызыклаган хезмәттәшләре — шифаханә хезмәткәрләре һәм баш табиб;
- * Һәм, әлбәттә, аның каләм дөньясындагы фикердәшләре — республикабызның танылган шагыйрьләре, иҗатташ дуслары.
Кичәдә яңгыраган шигырь юллары һәм җыр-моң нәкъ менә шомырт тәме сыман — бераз татлы да, бераз сагышлы да булып, һәркемне уйландырды. Кулга яңа «Шомырт тәме» китабын алу — зур шатлык. Күңел җылысы һәм таланты аша Саба белән Теләчене берләштергән Сиринә апабызга һәм аның үрнәк гаиләсенә чиксез илһам, сәламәтлек, яңа иҗат уңышлары телибез!
Чыганак: Тимершык көндәлеге
Нет комментариев