Яңа Мичәндә хезмәт ветераны Ринат Ислам улы Сафиуллинны 75 яшьлек юбилее белән котладылар
Котлаулар

Яңа Мичәндә хезмәт ветераны Ринат Ислам улы Сафиуллинны 75 яшьлек юбилее белән котладылар

Мичәндә хезмәт ветераны Ринат Сафиуллинның 75 яшьлек юбилеенда район хакимиятеннән рәхмәт хаты һәм мактау грамотасы тапшырылып, аңа багышлап гармунда уйнап, җырлар башкардылар.

Шушы көннәрдә хезмәт ветераны Ринат Ислам улы Сафиуллин 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гараев, ветераннар советы җитәкчесе, сукырлар җәмгыяте җитәкчесе, мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар оешмасы җитәкчесе һәм Лесхоз ветераннар советы җитәкчесе килде. Алар юбилярга район хакимиятеннән рәхмәт хаты һәм ветераннар советының мактау грамотасын тапшырдылар.

Мичән авыл җирлеге башлыгы Айзат Гәрәев Ринат Ислам улының тормыш юлы турында сөйләп үтте. Авыр елларда ул партком секретаре, авыл Советы башкарма комитеты җитәкчесе, мәктәп директоры, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы вазыйфаларын башкарган.

Юбилярга саулык, озын һәм бәхетле гомер теләделәр. Аның хөрмәтенә гармунда уйнап, җырлар башкардылар. Бәйрәм җылы һәм истә калырлык булып үтте.


Нет комментариев