Туктар авылы клубында «Уңыш 2026» бәйрәмендә җирлекнең урып-җыю йомгаклары ясалды, алдынгы игенчеләр билгеләнде һәм бакча нигъмәтләреннән авыз иттеләр.
Туктар авылы клубы мөдире китапханә мөдире белән берлектә "Уңыш 2026"дип исемләнгән бәйрәм үткәрде. Бу чарада катнашучылар яшелчә үстерү һәм яшелчәләрдән әзерләү серләре белән уртаклаштылар. Җирлектәге авыл хуҗалыгы оешмаларының урып-җыю йомгаклары һәм алдынгы игенчеләр исемлеге белән таныштылар. Чара бакчаларда үстергән җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдән әзеләнгән тәм-томнардан авыз итү һәм чәй эчү белән тәмамланды.
Нет комментариев