Саба туган якны өйрәнү музее каршындагы «Мирас» клубы утырышында катнашучылар Олы Нырты авылының тарихи мирасы, истәлекле урыннары һәм күренекле шәхесләре белән таныштылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда “Мирас” клубына йөрүчеләрнең чираттагы утырышы Олы Нырты мәдәният йортында үткәрелде. Утырышның төп максаты авылның үзенчәлекле тарихи мирасы белән якыннанрак танышу иде. Утырышта катнашучыларга музей хезмәткәре Хасанов Мидехәт Максуд улы әлеге төбәкнең истәлекле урыннары: бакыр заводы, элек чиркәү булып хезмәт иткән бина тарихы, куренекле шәхесләре турында күп кенә мәгълүмат җиткерде.
Мәдәният йорты мөдире Гаффарова Голназ Раиф кызы яңа бина белән таныштырды, андагы музей, шулай ук авыл тарихына эз салган шәхесләр турында да сөйләде, чарада катнашучыларның күп кенә сорауларына җавап бирде. Катнашучылар Марионеткалар театры “Арт-Грате” Г.Тукайның “Кәҗә белән Сарык” әкиятеннән өзек карадылар. Әлеге очрашу бакыр заводының, тулаем авылның элеккеге тормышын күзалларга мөмкинлек бирде.
Нет комментариев