Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Казан» агросәнәгать паркында яшьләр кулы белән ясалган авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре күргәзмәсен бәяләде
26 сентябрьдә «Казан» Агросәнәгать паркы мәйданчыгында традицион ярминкә-авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе узды. Чараның төп кунагы Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов булды.
Ул һәрбер экспозицияне карады, яшь осталар белән аралашты һәм аларның талантларын югары бәяләде. Әлеге ярминкәнең төп үзенчәлеге - бөтен продукциянең көллият һәм техникум студентлары, шулай ук мәктәп укучылары һәм аларның укытучылары кулы белән җитештерелүе. Һәр район үз экспозиция мәйданчыгын тәкъдим итте. Һәр эшләнмә артында - булачак аграр өлкә белгечләре, балта осталары, тегүчеләр, кондитерлар һәм башка һөнәр ияләре хезмәте. Безнең район күргәзмәсен мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү оешмалары лаеклы тәкъдим итте һәм дипломга ия булды.
Нет комментариев