Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

ФАКТТА ЮК, АКТТА БАР ИКӘН...

Бүген күбебез почта әрҗәләреннән җир, милек, транспорт салымнары түләү турында белдерү кәгазьләре ала. Сүз дә юк, салымнарны вакытында түләргә кирәк. Ә менә булмаган җир кишәрлеге өчен квитанция килсә - нишләргә? Әлеге сорауга кадастр палатасында ачыклык кер­тергә була. Баксаң, туксанынчы елларда үткәрелгән хосусыйлаштыру үзенең нәтиҗәләрен һаман да сиздерә икән. Әлеге мәгълүматлар...

Бүген күбебез почта әрҗәләреннән җир, милек, транспорт салымнары түләү турында белдерү кәгазьләре ала. Сүз дә юк, салымнарны вакытында түләргә кирәк. Ә менә булмаган җир кишәрлеге өчен квитанция килсә - нишләргә?

Әлеге сорауга кадастр палатасында ачыклык кер­тергә була. Баксаң, туксанынчы елларда үткәрелгән хосусыйлаштыру үзенең нәтиҗәләрен һаман да сиздерә икән. Әлеге мәгълүматлар кайда инде искергән, кайда башта ук ялгыш булган. Шуңа күрә аңлашылмаучанлыклар килеп чыга. Әмма ялгышны төзәтергә була, кем әйтмешли, кыен хәлдән чыгу юлы бар.

Башта шунысы мәгълүм булсын: күчемсез ми­лекнең дәүләт кадастрына алуның яңартылган мәгълүматлары көн саен территориаль ресурс­ка (ТИР) кертелә һәм хокукларны дәүләт теркәве мәгълүматлары белән чагыштырыла. Аннары әлеге мәгълүматлар һәр ун көн саен салым хезмәте базасына бирелә. Шулардан чыгып, салым органнары күчемсез милек хуҗаларына салым түләргә кирәклеге турында белдерү кәгазьләре җибәрә. Әгәр җир кишәрлеге фактта юк, шуңа да карамастан квитанция килә икән, вәзгыятьне аңлатып респуб­лика кадастр палатасына хат язарга яки шәхсән барырга кирәк. Палата белгечләре документларны һәм кадастр мәгълүматларын тикшереп, бу кешегә кайчан да булса җир кишәрлеге бирелгәнме-юкмы икәнлеген ачыклау өчен башкарма комитетка запрос бирәчәкләр.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

А.Баһманова,

республика кадастр палатасының Саба районы бүлеге начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев