Уйланырга урын бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Әни булуның әҗере дә, бурычы да күп
Ноябрьнең соңгы якшәмбесе Әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлбәттә, кадерле кешеләребезгә хөрмәт-кадерне бу көндә генә күрсәтергә кирәк дигән сүз түгел бу. Хак динебез дә газизләребезгә карата мөнәсәбәтнең көн дә яхшы, күркәм булырга тиешлеген искәртеп тора.
-
Бер атналык сабыйны инвалидлар өчен куелган пандуста калдырганнар
Мәскәүдә инвалидлар өчен куелган пандуста соры төстәге одеялга төрелгән бер атналык сабыйны куеп калдырганнар.
-
Нигә дога кабул булмый?
Рухи остаз Ибраһим ибн Әдһәм Басра шәһәренең урамнарыннан барган вакытта, кешеләр җыелып, хәзрәттән: “Әй, хәзрәт, Аллаһы Тәгалә үзенең китабында әйткән: “Сез Миннән сорагыз, Мин догаларыгызга җавап кайтарырмын”, — дип. Ни булды икән безгә? Без Аллаһы Тәгаләдән сорыйбыз, әмма ул безгә җавап кайтармый. Нигә догаларыбыз кабул булмый икән?” — дип сорадылар.
-
“Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ” дип башлап сәлам бирүче мөселман утыз изгелек кылган савапка ирешә
Үзенең барлык мәхлукларын иминлек , тынычлык һәм бәрәкәт белән тәэмин итүче. Аңа бернинди кимчелек, вакытлыча булу, юкка чыгу хас түгел. Аның барлыгы бөтен кимчелектән пакь, сыйфатлары һәммәсеннән өстен, эшләре кимчелектән югары. Барлык игелек һәм бәрәкәтле нәрсәләр белән бөтен яралтылганнарын тәэмин итүче.
-
26 июнь-Бөтен дөньяда наркотикларга каршы көрәш көне
Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. Әйе, наркомания проблемасы барыбызныкы...
-
Ике гает арасында никах укытырга ярыймы?
Халыкта "ике гает арасында никах укытырга ярамый", дигән сүз йөри. Дин буенча ике гает (Ураза һәм Корбан бәйрәмнәре) арасында никахлашу чыннан да тыеламы?
-
Җиңел автомобильләргә бәяләр төшәрме?
Металлга бәяләр төшә. Бу илдәге җиңел машиналар бәясенә йогынты ясарга тиеш.
-
МИНУСЛЫ КАРШЫЛЫКЛАР
Мәдәният хезмәткәре буларак, күп чаралар оештырырга туры килә. Кайда оештыру – шул тирәдә көтүләре белән табигый һәм табигый булмаган каршылыклар буталып тора. Әлбәттә, алары да кирәк, каршылыкларсыз бары да шома барса, кызык та булмас иде. Кемдер синең оештыруыңнан көнләшеп аяк чалырга тырыша, чөнки ул мәгънәсез бер бәндә, аның яшәү рәвеше шундый. Синең кылган барлык гамәлләреңнең чиста күңелдән башкаруыңа ул ышанмый, чөнки көнчелек аңын биләп алып, явызлык белән сугарган. Болары һәрбер чара саен кабатлана торган табигый каршылык, мин аңа күнеккән һәм артык исем китми. Бүгенге язмамның асылында бик үк табигый булмаган каршылыклар ята.
-
Тактаны укытучы сөртергә тиеш
Балтач районындагы Смәел мәктәбенең технология укытучысы Рәшид Нәҗметдинов Казанда юрист булып эшли. Авыл укытучысы шәһәрдәге хезмәттәшләрен якларга булыша. “Күбрәк мәктәп җитәкчелеге белән укытучылар арасындагы гаугаларны хәл итәбез. Укытучылар – хокуксыз һәм куркытылган кешеләр”, – ди. Аның әйтүенчә, сыйныф бүлмәләренә видеокамералар урнаштырырга кирәк.
-
“Ялгышасың, акылыңа кил, ул хатынның айнык көне дә юк бит..."
Газапланып яшәгән көннәр инде онытылгандыр дип йөри идем, юк икән. Егерме ел элек булган хәл бүгенгедәй күз алдыма килеп басты. Ирем бер көнне өйгә кайтты да: “Безгә аерылышырга туры килер, мин башка берәү янына китәм”, – диде. Егылмас өчен стенага терәлеп, телсез калдым. Бераз һушка килгәч, караватта ятучы, яше дә тулмаган кызыбызга таба борылып: “Ничек шул сабыйны ташлап китәргә йөрәгең җитә?! Безне алыштырырдай кем ул, нинди хатын?” – дип инәлдем.
-
“Авыру бала тәрбияләүче ананың күңеленә: “Әллә балага агу эчертеп, үзем дә агуланып үлим микән?”, дигән гөнаһлы уйлар килә”
Кайгы-хәсрәт ничә төргә бүленә икән? Меңнәрчә төргә бүленеп, миллионлаган чаткысы белән йөрәкләрне өтә, газаплый. Бер-берсенә охшамаган хәсрәт-уйлар иза чиктерә адәм баласын. «Һәркем үзенчә бәхетсез» дип дөрес әйтәләр. Беркемнең дә «сарае» буш түгелдер ул. Ләкин бәхетсездән-бәхетсезләр – терелүенә өмете бик аз булган авыру бала тәрбияләүче әти-әниләрдер, мөгаен. Урын өстендә яткан бала турында әйткән дә юк. Андый баланың әти-әнисе нинди газаплы, озын юл үтәсен, моңа сабырлыклары, ныклыклары җитәрме-юкмы икәнен Ходай үзе генә белә.
-
“Туйдым мин бу тормыштан, алар баламны да яратмаячаклар…”
Чын күңелдән гашыйк кешенең җаны сафлана, һәркемгә яхшылык кына эшлисе килеп тора, дип уйлыйм мин. Үзеңә яр таба алу, мәхәббәт утында яну зур бәхет. Ләкин мәхәббәт һәрвакытта да кавышу белән тәмамланмый шул. Элек кайбер әти-әниләр, буй җиткән балаларының сүзләренә колак салмыйча, аларны үз күңелләренә хуш килгән кеше белән кавыштырып куйганнар. Әбием миңа шундый мәхәббәт тарихын сөйләгән иде.
-
“Килен – оныклар белән, мин ялгызым… Чит-ят кешеләр кебек яшибез”
Минем янга бер бәхетсез ялгыз ана кергәләп йөри. Моннан берничә ел элек улы асылынып үлгән. Ана улының үлемендә киленен гаепли. Килен үзен артык һавалы тотты, малайдан күпне таләп итте, ә үзе малай исән чакта беркайда да эшләмәде ди. Мин аның улын бөтенләй белмим, без бу ханым белән соңрак таныштык.
-
«Сагынсам да, куркам… Тагын хыянәт итәрдер кебек… » [булган хәл]
Иртән баламны балалар бакчасына керттем дә, гадәттәгечә трамвай тукталышына чыгып бастым. Үзем трамвай йөртүче булып эшләгәч, бушлай йөрим. Шуңа күрә, бик ашыгыч барыр җирем булмаса, рәхәтләнеп трамвай килгәнен көтәм.
-
Үлгән хатыны турында “Котылды бичара…” диделәр
Бу кеше турында яза башлаганчы ике төрле хис кичердем: кызгану һәм ачу хисе. Хәер, үзегез укып карагыз, исемнәрен үзгәртеп язам.