Саба таңнары

“Килен – оныклар белән, мин ялгызым… Чит-ят кешеләр кебек яшибез”

Минем янга бер бәхетсез ялгыз ана кергәләп йөри. Моннан берничә ел элек улы асылынып үлгән. Ана улының үлемендә киленен гаепли. Килен үзен артык һавалы тотты, малайдан күпне таләп итте, ә үзе малай исән чакта беркайда да эшләмәде ди. Мин аның улын бөтенләй белмим, без бу ханым белән соңрак таныштык.

Киленен дә үзе күрсәткәч кенә таный башладым. Кибеттә йөргәндә очраклы гына кара-каршы килдек, ул безгә сәлам дә бирмичә, йөзен чытып үтеп китте. “Үземнең киленем начар, кызымның кайнанасы начар” дигән гыйбарә бар бит әле. Бу хатын миңа шушы хәлләр турында яз әле дип күптән тинтерәтә инде. Мин андый гаугалы темаларга язмыйм, үзең берәр газетага язып җибәр, аннан берәр журналист килер дә, башта син сөйләгәнне язып чыгарлар, аннары киленең сөйләгәнне дидем. “Алай яздырырга оныклар кызганыч бит, аларның ни гаебе бар? Ә син исемнәрне күрсәтмичә генә язарсың”, – дип, тәки үгетләде мине. Мин, үз чиратымда, объектив булырга тырышып, ханым сөйләгәннәрне бәян итәргә булдым. Менә ниләр сөйләде ул миңа.

– Малайга өйләнү турында сүз кузгаткач, әле тагын 4-5 ел егет булып йөрим, хәзер ашыгып тормыш кормыйлар дип җаваплаган иде. Йөргән кызы бар-барын, төскә-биткә дә ярыйсы, тик чыгышы бер дә күңелгә ошардай түгел. Әти-әниләре салгаларга ярата торган, эш артыннан эш алыштыручы, ялкау гаилә. Булачак киленнең бер тапкыр туган көненә чакырылгач, барган, танышкан идек. Инде малай тиз арада өйләнү зарурлыгын аңлаткач (килен буласыбыз авырга узган), ризалаштык.

Зурлап туйлар ясап өйләндердек. Тиз арада онык туды. Сабыйның гаебе юк, бик яраттык үзен. Килен дә кушканны эшләп, ару гына йөри. Тагын бер ел дигәндә икенче оныгыбыз да туды. Инде киленебез хәзер тавышны бөердән алып сөйләшә. Малай эштә, килен көннәр буе кайдадыр югалып йөри, балаларны без карыйбыз. Малайга бик белгертмибез, тик ул инде үзе дә парны ялгыш сайлаганын аңлады.

Матур киенергә, тәмле ашарга, биләмгә йөрергә яратты килен. “Әллә эшкә керәсеңме?” – диюгә: “Мин иргә тормыш сөйрәү өчен чыкмадым, андый тормыш минем үз өемдә дә бар иде”, – дип җавап бирде. Балалар укырга кергәч, ул бөтенләй бәйдән ычкынды. “Акчалары бар бит, алып бирсеннәр безгә аерым фатир”, – дип, малайның колак итен кимерә башлады, соңга таба инде турыдан-туры безгә ябырылды. Барыбыз бергә өч бүлмәле поселок фатирында яши идек. Киңәштек, уйлаштык та, ике бүлмәле фатир алып бирдек.

“Олы йортка ни кирәк – кече йортка шул кирәк” дигән мәкаль тик торганда тудырылмагандыр: йорт җиһазларын, савыт-сабасын фатир котлап бүләк иттек. Һаман “акча-акча” дип җелегенә төшкәч, малай тагын бер эшкә керде, каравылчы булып. Ә анысына барып йөрергә машина да кирәк. Сәламәтлек тә бетеп бара, кирәк җиргә малай алып барыр әле дип, ирем машинаны малай исеменә күчертте. Гаражның запас ачкычын да мин үз кулларым белән аларга тапшырып кайттым. Ләкин яшәүләре көннән-көн начарлана барды. Күрше-тирә, таныш-белешләр, юк-юкта очрап, яшәешләрен сөйләп китәләр. Килен инде кайбер көннәрне өйгә кунарга да кайтмый башлаган. Малай көн-төн эштә, без хәл белергә дип барган чакта килен безне фатирга да кертми башлады.

Реклама

Менә шулай тынгысызланып яшәп ятканда беркөнне телефон чылтырады, бер ят хатын “улыгыз асылынып үлгән” дигән хәбәр салды. Аяк астында җир убылгандай булды. Бөтен булган акчаларны җыйнап, киттек малай фатирына. Күмү, ашларын уздырулар куркыныч төш булып йөргән мәлдә, ирем урын өстенә егылды. Килен үзе дә килми, оныкларны да җибәрми. Озакламый ирем дә бакыйлыкка күчте. Килен – оныклар белән, мин ялгызым яшибез бер поселокта чит-ят кешеләр кебек.

Урамда очраклы гына оныгымның зурысын очраткан идем. Сумкадагы булган акчаларымны бирдем. “Нишләп килмисез дә, чылтыратмыйсыз да?” – диюемә: “Әни рөхсәт итми, әле сөйләшеп торганны берәрсе җиткерсә, миңа да көн булмаячак”, – дип, тизрәк китү ягын карады. Гараж йозагын да алыштырган, баз тулы кайнатмалар, салатлар иде. Хәтта минем килен булып төшкән сандык, машина, эш кораллары, капчыгы белән шикәр комы, он, ярма ише әйберләргә дә юл ябылды. Милициягә бар дип киңәш бирүчеләр бар, әлеге дә баягы, оныклар дип түзеп яшим. Бер тамакка күпме генә кирәк соң инде: әзерлисе дә, ашыйсы да килми.

Килен бер эшмәкәрнең кибетенә сатучы булып урнашкан булган. Эшмәкәр белән шухыр-мухырлары барып ишетелеп, тегесенең хатыны кибеткә килеп, бик каты тавышланышканнар. Эш чәч йолкуга кадәр барып җиткән. Шулай итеп, эшеннән дә очырганнар. Бу язманы укыр да тәүбәгә килер димим анысы, ләкин әти-әнисе, аруырак туганнан-туганы, күрше-күләне укып күрсәтер, киләчәктә гыйбрәт булыр дип уйлыйм. Бу кадәр миһербансызлыкның бер очы чыгарга тиештер бит инде! Менә үзенең дә уллары үсә, таяк та ике башлы бит.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА

Фото: www.pixabay.com| Counselling

http://www.tatyash.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: