Саба таңнары

“Авыру бала тәрбияләүче ананың күңеленә: “Әллә балага агу эчертеп, үзем дә агуланып үлим микән?”, дигән гөнаһлы уйлар килә”

Кайгы-хәсрәт ничә төргә бүленә икән? Меңнәрчә төргә бүленеп, миллионлаган чаткысы белән йөрәкләрне өтә, газаплый. Бер-берсенә охшамаган хәсрәт-уйлар иза чиктерә адәм баласын. «Һәркем үзенчә бәхетсез» дип дөрес әйтәләр. Беркемнең дә «сарае» буш түгелдер ул. Ләкин бәхетсездән-бәхетсезләр – терелүенә өмете бик аз булган авыру бала тәрбияләүче әти-әниләрдер, мөгаен. Урын өстендә яткан бала турында әйткән дә юк. Андый баланың әти-әнисе нинди газаплы, озын юл үтәсен, моңа сабырлыклары, ныклыклары җитәрме-юкмы икәнен Ходай үзе генә белә.

Танышымның авыру баласы барлыгын ишетеп белә идем инде, тик үзе эшкә йөреп торгач, зарланмагач, хәлләре бик авырдыр дип уйламадым. Аның белән очраклы гына диярлек башланган сүздән мин йокысыз калдым. Аңлатып языйм әле.

Бала сау-сәламәт туа. Гаиләгә зур куаныч алып кайта. Матур гына үсеп килә. Инде куллары белән карават кырыена тотынып басып та тора башлый. Прививка вакыты җитә, ана икеләнә, нигәдер бу уколны бер дә ясатасы килми, чөнки төрле хәлләр турында ишетеп тора: кемнеңдер баласы нәкъ менә шундый прививкадан соң хәрәкәтсез калган… Тик табиблар әйтә торгач, ясатырга мәҗбүр була. Өченче көнне баланың кул-аяк хәрәкәтләрендә сәерлекләр күренә башлый, температурасы күтәрелә, авызыннан өзлексез селәгәй агарга тотына… Чакырылган табиблар балага уколдан соң тиешле игътибар җитмәгән диләр. Тора-бара баланың хәрәкәтләре, гомумән, роботныкын хәтерләтә башлый. Башын күтәреп карау өчен дә ярдәм кирәк була. Балага бары ике яшь тулып китеп, өченче яшенә чыккач кына балалар церебраль параличы (ДЦП) дигән диагноз куялар. Елларга сузылган сызланулы, әрнү-газаплы юлның башы гына була бу. Әти-әнисе ярдәмчесез берни эшли алмаган сабыйлары янында тәүлекнең бер генә сәгатен дә тыныч уздыра алмыйлар. Ана йөрәге барлык авырлыкны күтәрә, мөмкин булса ул үз сәламәтлеген, гомерен сабыеннан кызганмас иде. Тик әти кешене йокысыз төннәр, больница юллары тиз туйдыра. Бала хәсрәтеннән башка берни күрмәс хәлгә килгән хатын, иреннән бернинди хыянәт, әшәкелек көтми. Бары ире кайбер төннәрдә кунарга да кайтмый башлагач кына күзләре ачыла. Балага акча бик күп китә, болай да ир эшләгән акча җитәр-җитмәс (хатын үзе эшли алмый), шул акчаның да бер өлеше өйгә кайтмый башлый. Ир тик торганда теләсә-нәрсәгә бәйләнергә, тавыш чыгарырга гадәтләнә, кыскасы, тормыш торган саен начарлана. Әтисе баланы юындырырга булышудан бөтенләй баш тарта, бала яткан бүлмәгә дә үзенә берәр әйбер кирәк булса гына керә башлый. Кибет, базар, аптека юлларын бөтенләй оныта. Гөлшатның күңелен шом баса – әгәр ире ташлап чыгып китсә, нихәлләр итәрләр соң алар?! Чирле, ярдәмчесез сабые белән бөтенләй кирәксез бит алар бу дөньяга. Көндезләрен бала белән бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләр арасында йөгереп йөреп хәлсезләнеп бетсә дә, төннәрен тагын бала карарга кирәк. Иң үзәгенә үткәне акча җитмәү, балага памперслар өчен генә дә бик күп акча кирәк, эче катмасын өчен махсус ризыклар, дарулар… Больницага йөрергә тагын акча, хет башыңны ташка ор! Куркып көткән көн дә килеп җитә: ир әйберләрен җыя да өйдән чыгып китә. Хатын 700 сум акча тотып утырып кала. Туганнары юк, әнисе үлгәнгә 25 ел, әтисе үлеп киткәнгә дә 6 елдан артык. Үги ана булган хатын ике бүлмәле фатирда (Гөлшатның әнисенеке) иркенләп яшәп ята, әтисе үлгәннән бирле хәл белгәне дә юк, гәрчә Гөлшатның чирле бала белән очын-очка ялгап яшәп бик интеккәнен белсә дә. Элек эшләгән җиренә ярдәм сорап барып караса да, 3 мең сумнан артык акча бирмиләр. Дуслар инде күптән читләшеп беткән. Хатын кая барып бәрелергә белми. Күңеленә хәтта: “Әллә балага агу эчертеп, үзем дә агуланып үлим микән?”– дигән бик гөнаһлы уй да килә. Бәргәләнә-сугыла, бөтен алтыннарын, яхшырак көнкүреш әйберләрен сатып бетереп, бер елны уздыралар.

Ярдәм бөтенләй көтелмәгән яктан килә. Үги ана түзми, фатирын бикләп, бала карашу өчен Гөлшат янына күчеп килә. Шатлыкның чиге күренми, үги ана алдагы елларда каты бәгырьле булуының, балаларны ялгыз калдыруына бик үкенеп яшәвен һәм соңгы гомерен алар янында үткәрергә теләвен әйткәч, Гөлшат үзен кап-кара дөньядан якты бүлмәгә килеп кергән кешедәй хис итә. Бераздан, киңәшләшеп, теге фатирга квартирантлар кертәләр, үги ананың пенсиясе дә бик ярап куя. Гөлшат ничәмә елларга беренче мәртәбә җиңел сулыш ала. Баланы беренче мәртәбә яхшы врачларга күрсәтү мөмкинлеге туа. Үги ананың кара көнгә дип җыйган акчасын һич кызганмый чыгарып бирүе Гөлшатның таш булып каткан бәгърен йомшарта, ул кычкырып елап җибәрә. Яхшы дарулар куллангач, сыйфатлы ризык ашагач, оста табиблар кулы аша үткән баланың хәле күзгә күренеп яхшы якка үзгәрә. Гөлшат, ниһаять, эшкә керү мөмкинлеген дә таба. Быел табиблар аңа балага операция ясарга була, тик ул катлаулы һәм аны Германия белән Израильдә генә ясыйлар дип әйтәләр. Котчыккыч сумма кирәк икән. Моны ишеткән үги ана тагын бер шаккаткыч адым ясый: үзенең фатирын сатуга куя. Гөлшат шактый зур күләмдә кредит акчасы алуга ирешә. Хәзер Германиядән чакыру көтәләр икән.

Аларны иң авыр чакларында ташлап киткән әти кешенең шул көннән бирле аяк та басканы юк икән. Ничек түзә икән ата йөрәге шулкадәр ярдәмчесез калган баласын күрмичә?! Ничек шулкадәр каты бәгырьле булып була икән, шаклар катарлык. “Больница юлында күп йөргәч, бик күпне күргән инде син, чирле баласын ташлап чыгып киткән әтиләр тагын бармы?” – дип сорадым Гөлшаттан. Чәчләр үрә торырлык җавап ишеттем. Ирләрнең яртысы да түзми икән мондый тормышка, иртәме-соңмы, күбесе гаиләсен ташлап, бүтән гаилә төзи, яки эчүчелеккә чыгып, эшен ташлап, кешелектән үк чыга, киткәннәрнең бик сирәге әйләнеп кайта, ди. Ә мондый – төрле сәбәп аркасында гарип калган балалар саны арта икән. Үзенекенә охшаган язмышлы дүрт-биш хатынны сөйләп күрсәтте Гөлшат. Барысын да бер язмага сыйдырып булмый, тик язарга кирәк, бүтәннәргә гыйбрәт булсын өчен. Мин һәрвакыт бернәрсәгә игътибар итәм: ирләр көчлерәк дию, күп очракта дөреслеккә туры килми. Алар авырлыкларны, ялгызлыкны хатын-кызга караганда бермә-бер авыррак кичерә, күпләре беренче авырлыктан соң ук сыгылып төшә. Нигә алай – белгән юк. Көчле итеп күрергә теләгән кешеләребез, чыннан да, көчле булсыннар иде.

Реклама

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА.

Фото: www.pixabay.com| Free-Photos

http://tatyash.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: