Саба таңнары

“Ялгышасың, акылыңа кил, ул хатынның айнык көне дә юк бит..."

Газапланып яшәгән көннәр инде онытылгандыр дип йөри идем, юк икән. Егерме ел элек булган хәл бүгенгедәй күз алдыма килеп басты. Ирем бер көнне өйгә кайтты да: “Безгә аерылышырга туры килер, мин башка берәү янына китәм”, – диде. Егылмас өчен стенага терәлеп, телсез калдым. Бераз һушка килгәч, караватта ятучы, яше дә тулмаган кызыбызга таба борылып: “Ничек шул сабыйны ташлап китәргә йөрәгең җитә?! Безне алыштырырдай кем ул, нинди хатын?” – дип инәлдем.

Ә ир дигәнем бер дә аптырамый гына: “Ул синең кисеп ташлаган тырнагыңа да тормый. Ләкин мин аны яратам. Мин аңа сүз бирдем, дөрес юлга барыбер бастырам үзен”, – диде. Базарда сатучы, салгаларга яратучы хатын белән чуалуын ишеткән идем шул. Иремне җибәрмәскә бик тырыштым. Ишеккә аркылы бастым да: “Ялгышасың, акылыңа кил, ул хатынның айнык көне дә юк бит. Китмә, калдырма безне!” – дип ялына башладым. Тыңларга да теләмәде, күзе-башы тонган иде. Ике куллап ишекнең тоткасына ябышып, чыгып китәргә ирек бирми тордым. Озак ялындым. Тыңламады, китте. Тупсага ятып, үкси-үкси еладым. Урамга чыккач гарьлегемнән кеше күзенә күтәрелеп карарга да базмадым: бөтен кеше минем арттан төртеп кала кебек тоелды.

Бер көнне эштән кайттым да, аны хәтерләткән әйберләрне чүплеккә чыгарып түктем. Фотосурәтләренең берсен дә калдырмадым. Тулган айга карап, төннәр буе елап яттым. Ә кызым янымда мыш-мыш килеп йоклый. Аңа карап: “И, бәбкәем, сине бер башым ничекләр аякка бастырырмын?” – дип чәченнән сыйпадым, еладым. Өзсә дә өзәр икән ялгызлык үзәкләрне… Бергә булган бәхетле минутлар искә төшеп, бәгырьләр телгәләнер икән шулкадәр!..

Бәйрәмнәр җитсә бигрәкләр дә авыр. Мин кызым белән урамда йөрим, ә ир кисәге – баламның атасы, мәңге айнымас хатынын култыклап, безгә таба борылып та карамыйча узып китә…

Озак яши алмады ул яңа бичәсе белән. Ярты ел узды микән: ”Кичер мине, зинһар, әйдә, тормышыбызны яңадан башлыйк!”– дип ялынды. Эштән кайтканымны көн саен көтеп тора башлады. Телендә гел бер сүз: “Гафу ит, ялгыштым”. Гафу итмәдем. Кешедән оялдым. “Шул ирен кабат керткән бит…” – дип көләрләр төсле тоелды.

Үткәннәр томаннар артында күмелеп калды. Нәрсәгәдер өметләнеп, гомерләр уза торды. Барысы да алдадыр кебек тоела иде миңа. Бәхет дигән нәрсә кайдадыр мине тилмереп көтәдер кебек иде.

Ирнең дә бәхете булмады. Тегеләй итеп карады, болайлар иткән булды, тормышы барып чыкмады. Аңым белән мин аны күптән кичергән идем инде, йөрәк кенә кабул итмәде. Очраша калсак, дөнья хәлләрен сөйләүдән, кызның уңышлары белән горурланудан башка бер җылы сөйләшү дә килеп чыкмады.

Реклама

Хәзер инде гомер уртасына җитеп киләбез. Артыма әйләнеп карыйм да, исләрем китә: бәхет көтеп күпме гомер узган! Үткәннәрне яшьлек белән бергә кайтарырга иде дә, мөмкин түгел. Мин барысына да үзем ирештем. Аллага шөкер, бөтен нәрсәм дә бар, кызым югары белем алып, бик яхшы эшкә урнашты. Аның үз тормышы.

…Беркөнне ишек кактылар. Ачсам, егерме ел элек безне ташлап, саф мәхәббәт эзләп чыгып киткән ирем тагын гафу сорап килгән. “Барыр җирем юк, кичер барысы өчен дә, бел, гомерем буе сине генә яратып яшәдем…” – дип, күз яшьләре белән елап тора. Өйгә чакырдым, табын әзерләдем. Озак итеп сөйләшеп утырдык. Күңелле чакларны гына искә алдык. Әйтерсең, теге томаннарга уралып калган яшьлек, ялгызым гына салкын мендәр кочып елап үткән төннәр булмаган да…

Шагыйрь әйтмешли, миндә хәзер ике “мин”. Берсе элекке ирем белән кабат кавышырга “куша”, икенче “мин”ем: “Кертмә, горур бул!” – “ди”. Шулай итеп, мин хәзер ике ут арасында: ирне бик кызганам, миннән башка сыеныр бер кешесе калмаган, горурлыгымның да баш бирәсе килми. Шулай да… Мәңге гафу итмәм дигән идем, сүземдә тора алмам, ахрысы.

Азалия.

Фото: www.pixabay.com | geralt

http://www.tatyash.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: