26 июнь-Бөтен дөньяда наркотикларга каршы көрәш көне
Бүген дөньяның бик күп илләрендә наркомания дигән яман чир таралган. Берәүгә дә сер түгел: соңгы елларда безнең илдә дә наркотиклар кулланучы кешеләр саны артканнан-арта бара. Югыйсә, моның бик аяныч нәтиҗәләргә китерүе дә мәгълүм. Димәк, бу чиргә каршы бердәм күтәрелеп көрәш алып бармасак, кешелекнең киләчәгенә балта чабылачак. Әйе, наркомания проблемасы барыбызныкы...
Тегендә - наркомания,
Монда ВИЧ - инфекция.
Кем тыяр соң бу афәтне;
Гаилә, мәктәп, дәүләтме?
Әллә соң - милиция?!
Кем гаепле? Кем тараткан?
Гәзит? Телевизормы?
Бергәләшеп тотынмасак,
Ай-һай, тыялырбызмы?
Нәрсә соң ул- “Наркомания”?
- Наркомания- организмның хроник агулану халәте, кешенең наркотикка тартылуны җиңә алмаслык дәрәҗәгә җитүе. Наркотиклар- исереклек халәте, ә даими кулланганда, аңа күнегү һәм нык бәйлелек тудырырга сәләтле матдәләр ул. “Наркотик” -грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз. Наркотик матдәләр кеше организмын тулысынча үзгәртә. Кеше наркотик колына әверелә.
Наркотик дигән матдәләр каян килеп чыккан соң?
Наркотик матдәләр белән кешеләр күптән таныш булганнар. Мәсәлән , борынгы мисырлылар өлгереп җитмәгән мәкнең башын кисеп йокы даруы ясаганнар. Боливия шахтерларына элек-электән көч бирү өчен кокаинлы яфраклар биргәннәр. Алар шулай итеп үзләренең авыр эшләрен онытып торганнар.
Ә хәзерге вакытта наркотиклар безгә Урта Азия илләреннән керә. Таджикстан, Үзбәкстаннан безнең якка күчеп кайткан качакларның үзенчәлекле бер тәмәке тартуларын, тел төбенә “исерткеч” куюларын күреп торса да, гади халык әллә ни игътибар бирми. Әмма бүген наркоманиянең котылгысыз чир булуы һәркемне борчуга сала.
Наркотикларның төрләре күп. Медицинада кулланыла торган наркотик- морфин. Аны бик каты авыручыларга гына бирәләр.
Элек үсемлекләрдән (мәк, җитен) ясалган наркотиклар күбрәк кулланган булсалар, хәзер ясалма юл белән җитештерелгән наркотиклар (героин, кокаин, әфьюн) кулланыла.
Наркотик матдәләрнең барысы да агу. Организмга эләккәч, ул матдәләр наркотик исереклек халәтен китереп чыгара. Үзәк нерв системасына тәэсир итеп, психик ярсыну халәте бирә, зур канәгатьләнү хисе, ләззәт кичерә. Җан әрнүен һәм физик авыртуларны тоймый, күңел күтәренкелеге нәтиҗәсендә кеше үзенә контрольне югалта, чынбарлыкны тоймый башлый. Кешегә. тәрәзәдән сикереп, күккә очу мөмкинлеге туган сыман була. Наркотик исереклелек халәте канда наркотик матдә булган вакытта гына дәвам итә.
Ни өчен яшьләр наркотикка тартыла?
Моның сәбәпләре төрле: мәктәптә төрле проблемалар барлыкка килә, гаиләдә үзара мөгаләмәнең киеренке булуы, гаиләдә әледән-әле була торган каршылыклар, ата-ананың бала тәрбияләүгә игътибары җитмәү.
Кече яшьтән сырага, тәмәкегә тартылган кеше үзе дә сизмәстән наркотикларга тартылырга мөмкин. Өйдә әти-әниләре эчкече булган балалар да, мул тормышта үскән балалар да наркотик колы булырга мөмкин. Өлгереп җитмәгән , тормыш бусагасына яңа гына аяк баскан яшүсмер төр-ле сынаулар алдында югалып кала, чарсызлыктан үзенә игътибар эзли. Шулай итеп, үзен аңлаучы дуслар таба, һәм үзе дә сизми наркотиклар куллана башлый. Шуңа күрә һәр ата-ана, укытучы яшь буынга тәрбия һәм белем бирү эшен шуларны искә алып оештырырга бурычлы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев