Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • МИНУСЛЫ КАРШЫЛЫКЛАР

    Мәдәният хезмәткәре буларак, күп чаралар оештырырга туры килә. Кайда оештыру – шул тирәдә көтүләре белән табигый һәм табигый булмаган каршылыклар буталып тора. Әлбәттә, алары да кирәк, каршылыкларсыз бары да шома барса, кызык та булмас иде. Кемдер синең оештыруыңнан көнләшеп аяк чалырга тырыша, чөнки ул мәгънәсез бер бәндә, аның яшәү рәвеше шундый. Синең кылган барлык гамәлләреңнең чиста күңелдән башкаруыңа ул ышанмый, чөнки көнчелек аңын биләп алып, явызлык белән сугарган. Болары һәрбер чара саен кабатлана торган табигый каршылык, мин аңа күнеккән һәм артык исем китми. Бүгенге язмамның асылында бик үк табигый булмаган каршылык­лар ята.

    Байлар Сабасында кызык­лы чаралар еш булып тора. Кабат­ланмаган-тапталмаган, ке­шедә кызыксыну тудыручы шундыйларның берсе 18 октябрьдә Саба мәдәният йортында үткәрелде. Инде күп еллар татар эстрадасын берсеннән берсе матур җырлар белән тулыландырып торган үзешчән композитор, автор-башкаручы Айдар Тимербаев иҗат иткән җырларга конкурс үткәрергә ниятләгәч, Татарстанның бик күп районнарында яратылып тыңланучы Саба “Дулкын” телерадиокомпаниясенә рек­лама бирелде. Рәхмәт ком­паниягә,  чөнки тиз арада Татарстанның төрле тө­бәкләреннән шалтырату­лар китте. Менә шушы этаптан башланды да инде табигый булмаган каршылык­лар. Айдарның җырларын башкарып, үзләрен сынарга теләүче 41 конкурсант җыелды. 41 конкурсант ул 41 җыр, димәк, шул кадәрле үк халык телендә минусовка дип йөртелгән, башкарыласы җырның эстрада жанрында эшкәртелгән язмасы кирәк. Китте эзләнү...

    Миңа бу жанр ят  түгел. Чөнки 1991 елда Саба районында иң беренче булып эстрада жанрында җырлаучы мин булдым. Бертуган энем Айдар Тимербаев язган “Гафу итмә”, “Сине көтәм” җырлары шул елны Саба Сабантуенда кат-кат башкарылды. Ярар, хуш, миндә Айдарның 90 елларда язылган 14 җырына минус бар. Бирер әйберең булганда рәхәт бит ул, сөенеп куйдым, имештер, үземнән тыш 13 кешегә бирерлек репертуар бар. Калганнарын катнашучылар үзләре таба, я булмаса үзем эзләп карыйм-интернет заманы бит.

    Телефондагы “Алисәне“ эшкә җиктем. ”Минусы песен Айдара Тимербаева” дип эзләтеп карыйм. “Сейчас поищу”- дип җавап биреп эзләп карый, үзе карусыз инде. Тик табалмый, чөнки интернетка куелмаган. Ничек инде, 25 ел дәверендә көн-төн яңгыраган 400-500 җырның 20-30ының булса да минусы юк?

    Бүгенге көндә Айдарның җырларын 70кә якын җырчы башкара. Мин аларның хәй­раны белән таныш, те­лефон номерлары бар, кайберләре белән җылы мөнәсәбәттә. Чукынмас, шал­ты­ратам да сорыйм, бер дә булмаса ватсап­ларына язам,  авызга сукмаслар әле...  Эчтәге беренче мин әйтә: ай-һай, 10-15 меңгә яздырткан язмаларын бирерләр микән, юләрмени алар сиңа бушка язма өләшергә ...

    Икенче  мин тегене бүлдерә: яздырмагае, концерт куеп  теге сумманы 100е белән кайтарды бит инде ул. Конкурста җыр сөючеләр катнаша, ә алар  теге минусовка хуҗаларының  тамашачылары. Димәк, теге шайтан уйлап тапкан минусларны яздырырга киткән акчаны кире кайтарып бирүчеләр. Шулай булгач нигә жәлләргә, йә, әйт?

    Ике мин тарткалашкан ара­да аяк астында буталу­чы­ каршылыкларның тагы бер­­се пәйда булды. Ул кат­на­шу­чыларның  мин тәкъдим иткән минус-җырларны башкарырга теләмәүләрендә. 13 кон­курсантым әзер дип ке­нә йөргәндә генә... Таныш аран­­жировщикларга шалты­ратып карыйм, бәяләрен со­рашам. Кайсы кыйммәт сорый, кайсының вакыты юк... Конкурсантлар күзгә күренеп кими. Артистларга шалтыратам, язам. Рәхмәт төш­керләре, Рифат Зарипов кирәкле минусны каян ала­сын әйтте, Резеда Шәрәфиева, Алинә Сафиулли­на сораган җырларны җи­бәрделәр. Шунысы кызык, мин мөрәҗәгать иткән ар­тист­ларның кайберләре ми­нусларын бирергә әзер, ләкин таба алмыйлар. Тавыш яздырылганын берсүзсез би­рергә әзер булучылар да шактый булды, ләкин конкурс­та минус кына хуплана.

    Минем мантыйк буенча болай: җыр язылган икән, ул башкарылырга тиеш. Җыр ул синеке-минеке түгел, ә халыкныкы. Артист гомер буе репертуарын үзгәртә, аннан төшеп калган җырларның минусларын сандык төбенә салып куймыйча, интернетка урнаштырсыннар иде.  Тагы шунысы килеп чыкты: артистларны минусларын би­­рергә күндерәм, катнашу­чыларны ул җырларны баш­карырга ризалатып булмый. Менә сиңа тагы бер кө­телмәгән каршылык. Ә кат­нашучылар саны Һаман си­рәгәя: 22 конкурсант калды.

    Эзләнә торгач “кара базарга” чыгып, качырып кына  интернет аша да, болай гына да  минусовкалар сатучыларны табып, 500-1500 сумнарга җитеп бетмәгән минусовкаларны юл­­ладык. Ничек итсәк иттек, “Сихри көйләр илендә” дип аталган кичәбез матур гына килеп чыкты.

    Жюрига да исемле, халык арасында популяр булган шәхесләрне чакырасым ки­лә иде. Ходай рәхмәте, ты­гыз концерт графиклары арасыннан вакыт табып популяр җырчылар Рифат Зарипов, Вадим Захаров, автор-башкаручы Айдар Тимербаев кайттылар. Кичәне Илһамия Нәҗметдинова бе­­лән икәү алып бардык, аңа да рәхмәтем чиксез. Җиңүчеләргә Саба мәдәният бүлеге тарафыннан махсус дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.

    Язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә: хөрмәтле артистлар, репертуарыгыздан төшеп калган, үзегез җырлап туйган минусовкаларыгызны интернетка урнаштырсагыз иде. Аңлагыз, беренче башкаручыны барыбер уздырып булмый, халык күңеленә ул җырлар нәкъ сез башкаруда кереп калган. Авыл мәдәният йортларында эшләүчеләр, үзеш­­чәннәр сезгә чиксез рәх­мәт­ле булырлар иде.

    Хәниф Тимербаев

    Фото: Фәнил Мәүлетов 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: