Уйланырга урын бар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Кем гаепле?
Мин яшь-җилкенчәк кебек атлыгып балачагым үткән авылга кайтып төштем. Дистә ел калада яшәп тамчы да үзгәрмәдем: татар телен дә, мәрхүмә әбием өйрәткән догаларны да, мичтә ул пешергән милли ризыкларыбызны да онытмадым. Мин бар булмышым белән чын татар баласы идем. Миндә татар каны ага!
-
Азак сугышымы, әллә уен гынамы?
Россиядә Президент рейтингы төшү нефтькә бәяләр төшү белән янәшә атлый башлады. Вәзгыять болай өметсез булганда, лидерлар һәрвакытта да кечкенә генә бер җиңүле конфликт оештырып, патриотларга тамаша бүләк итәргә яраталар. Конфликтны үз урамнарыңда оештырганга караганда, күршеләр белән ызгышу хәерлерәк.
-
“Иремнән “Я от тебя ухожу, прости, влюбился” дигән смс кына килде”
Кайнана-килен мөнәсәбәтләре турында күп язалар, күп сөйлиләр. Кайбер яшь хатыннарның кайнаналары хакында сүз чыкса йөзләрен сытып, ямьсез итеп сөйләнүләрен ишетеп шаккатасың. Кайвакыт мондыйларны ярты сүздән бүлдереп: “Соң, чибәр, укымышлы, умырып акча эшли торган, алма кебек балаларыңның атасын сиңа шул син әйткән “үзе котсыз, шапшак, мыжгак хатын” табып, үстереп, тәрбияләп биргән түгелме соң?! Менә үзең дә ир бала үстерәсең, кайнанаң хәлендә буласыларың алда әле!” — дим.
-
“Тагын кем баласын зар елатырга җыена бу?”
Урта мәктәпне тәмамлап, әнисе урынына колхоз фермасына сыер саварга менгән Асияне (исемнәр үзгәртелде — авт.) кара көздә кичке савымнан кайтканда ирексезләп “УАЗ” кабинасына бөтереп тыктылар да, машинаны ыжгыртып урман юлыннан менеп киттеләр.
-
“Без әтиебез кебек кара чәчле, ә энебез ник сары чәчле икән?”
Харис абый сугыштан гарипләнеп кайтты. Өендә өлкән әти-әнисе, ике баласы белән хатыны бар иде. Әтиләренең сугыштан исән-сау кайтуына иң нык сөенүчеләр әнә шул ике улы булгандыр, мөгаен. Ачлык, ялангачлык, җиргә сеңеп бетә язган, салам түбәле кечкенә генә өй, җимерек каралты-кура, ябык сыер. Кирәктән күп нәрсә юк. Харис абый бар көченә эшли алмый, сугыш яралары үзен сиздереп тора.
-
“Ни балаларны дөрес итеп тәрбияли алмадым, ни иремне сөяркәгә табынудан тотып кала алмадым”
– Тату-дус, мәхәббәт ялкыннары сирпеп торган гаилә идек без өйләнешкән елларда, – дип әйтеп куйды Илнара янәшәсендә утырган, инде күптәннән күрмәгән яшьлек дустына. – Төзелештә көне буе аяк өсте торып, мастерок болгап, кирпеч куеп, эштән соң да калып ике сәгать артыгын эшләп, өйгә кайтканнан соң, өс киемнәремне салып элгәчтен, “Әзрәк кенә ял итим, башым да авырткан шикелле, аннары торып чәй эчәрмен” – дип, дивандагы мендәрчеккә башымны куеп, йокымсырап китәм дигәндә генә, унберенче сыйныфта укучы малаем Рәмис кайтып керде.
-
"Ышанычлы" авылдашым...
Тормышымның бер күңелсез өлеше бар, хәер, күңелсез дип әйтү дөрес тә булмас, үзәккә үтте ул минем. Уйладым-уйладым да, шушы "Себерке" газетасына хат язарга булдым әле. Очраклы рәвештә генә әлеге хатымны мин атап язган кеше, яки аның туганнары укып, бераз булса да оялып куймаслармы дигән өмет белән язам .
-
Әллә язмыш, әллә каргыш ...
Ирем гаиләдә биш бертуган үскәннәр. Бишесе дә ир-егетләр. Араларында бер кыз да тумаган шуларның. Язмыштырмы, каргыштырмы – шушы ирләр иллегә җиткәнче үлеп бетеп баралар. Минем ир иң кечесе, ул төпчек.
-
“Ике ел очрашып йөргән кызы улыма бозык ясаган” [язмыш]
Авылда Өммегөлсемнең хәленә керүче юк. Аның һәр көн саен салмак адымнар белән авыл урамнарын иңләвен дә бер гадәт кебек кенә кабул итәләр. Бер ноктага төбәлеп, яннарыннан эндәшми, сәламне алмый, сорауларга җавап бирми генә үтеп киткән чакларыннан да ниндидер бер гаеп эзләргә керешәләр. Ә бала-чагалар исә, бөтенләй “сихерче” дип урап узарга тырыша, кыюраклары бармак төртеп үртәп китүдән дә оялмый. Ни өчендер бер генә кеше дә аның хәсрәт белән эчкә баткан күзләренә туры карап, күңел халәтен аңлауны кирәксенми.
-
“Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты. Иремнең гөнаһлары өчен түлибез”
Язмыш көтмәгәндә тез астына сукты. Матур гына тормыш көткәндә, газиз иремне югалттым. Ике кызыбыз үсеп буйга җиткән чак. Олысы Айсылуның чыгарылыш кичәсен уздырырга йөрибез. Кызыма матур күлмәк тә алырга өлгердек. Кичтән чәчләрен ясатырга сөйләшеп куйдык. Тик иртәбез күңелсез хәбәрдән башланды.
-
“Кайнанам ашарга пешергән ризыкларны чүп чиләгенә ыргытып, яңадан пешерергә мәҗбүр итә” [гыйбрәт]
Яшьлек, юләрлек. Әллә язмышмы? 18 яшемдә кияүгә чыктым. Әмма бер генә бәхетле көн яшәгәнем юк. Каенана белән уртак тел таба алмыйбыз.
-
Әни, аңа ни карап чыктың?
Минем беренче ирем бик каты эчте, мин аннан ике яшьлек бер бала белән аерылып киттем. Ике ел ялгызым гына тордым, аннары мине иптәш кызым икенче ирем белән таныштырды.
-
“Хатын да мин, ир дә мин. Кирәк икән, янып торган өйгә дә керәм…”
Пенсия алды яшенә җитеп килүче гүзәл затларыбызга эшсез калудан куркасы юк! Әйтик, минем кебек массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючыларга мөхәррирләре, каләмең тутыгып килә кебек, дип эштән китәргә ым какса, тотасың да… бульдозер яки экскаватор машинисты булып төзелешкә эшкә керәсең.
-
“Киленебез тук тормышка җайлашты, улыбызның акчасын бертуктаусыз туздыра”
Бердәнбер балабызны – бер бөртек улыбызны ирем белән икебез дә бик яратып, кадерләп үстердек. Хәер, без аны бердәнбер булганга гына шулкадәр яратмадык инде. Үзеңнеке бит, бүтәнчә була да алмый. Аңа иптәш тә алып кайтырга бик уйлаган идек, әмма Ходай безгә бүтән бала бирмәде.
-
“Мин законлы хатыны килеш, иремнең сөйрәлчекләренә башымны иеп, елап яшим”
Ирем – кыз чагында йөрешкән бердәнбер егетем. Без аның белән 7 ел очрашып өйләнешкән кешеләр, мәктәп елларыннан ук бергә идек. Туйдан соң бәхетле гаилә тормышы башланырга тиеш иде кебек. Әмма шул көннән алып минем ашым – аш, йокым – йокы түгел. Сәбәбе – иремнең көн дими, төн дими башка хатынар белән йөрүендә. Ничек шулай килеп чыкканын күпме генә уйласам да аңлата алмыйм. Без бит әле еллар буе яшәп бер-беребезне туйдырырга да өлгемәдек. Иң рәхәт чагыбыз сыман бит.