Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Кем гаепле?

Мин яшь-җил­кен­чәк ке­бек ат­лы­гып ба­ла­ча­гым үт­кән авыл­га кай­тып төш­тем. Дис­тә ел ка­ла­да яшәп там­чы да үз­гәр­мә­дем: та­тар те­лен дә, мәр­хү­мә әби­ем өй­рәт­кән до­га­лар­ны да, мич­тә ул пе­шер­гән мил­ли ри­зык­ла­ры­быз­ны да оныт­ма­дым. Мин бар бул­мы­шым бе­лән чын та­тар ба­ла­сы идем. Мин­дә та­тар ка­ны ага!

Ев­ро­па­ның бар­лык шә­һәр­лә­ре­нә сә­я­хәт ит­тем. Кай­да та­тар­ча сөй­ләш­сә­ләр, шун­да ту­ган те­лем­дә ку­шыл­дым. Рус те­лен са­на­мыйм да! Өч чит тел­дә: инг­лиз, фран­цуз, не­мец тел­лә­рен­дә ир­кен сөй­лә­шәм. Шу­лар ара­сын­да иң ма­тур, иң тәм­ле тел – ту­ган те­лем ми­нем! Та­тар бу­лу­ым бе­лән, та­мыр­ла­рым та­тар авы­лын­нан бу­луы бе­лән җае чык­кан са­ен го­рур­ла­нам. Тик әби­ем ва­фат бул­гач җәй­лә­рен мин үс­кән йорт­ны сат­ты­лар да, авыл бе­лән ае­ры­лыр­га ту­ры кил­де. Бер­ни­ка­дәр ва­кыт­тан аң­ла­дым: авыл­га кайт­ма­сам ми­нем ру­хи ха­лә­тем на­чар­ла­на икән. Үзе­мә сүз бир­дем: әти-әни­ем­нең кен­дек ка­ны там­ган бу җир­лек­тә ми­нем үз йор­тым бу­ла­чак! Биз­не­сым­ны бул­дыр­дым, һәм ме­нә бу җәй­дә әби­ем ни­ге­зе яны­на “под ключ” йорт сал­дыр­дым, ма­ши­на (Мар­ка?) ал­дым.

Авыл­га бу юлы кай­тып төш­кән миз­гел­дә урам буй­лап җи­гү­ле ат үт­те. Ах! Мин бит аны җәй буе са­га­ла­дым. Бер тап­кыр кү­рер­гә тил­мер­дем. Аты­лып ди­яр­лек ма­ши­нам­нан чык­тым. Шун­дый да тәэ­сир­лән­дем – бе­рен­че тап­кыр Эй­фел ма­на­ра­сы­на ка­рап тор­ган ке­бек, җи­гү­ле ат ар­тын­нан ка­рап кал­дым. Эй­фел ма­на­ра­сы­на бе­рен­че күр­гән­гә кы­зык­сы­нып ка­ра­дым мин, ә бү­ген, бу сө­ек­ле хай­ван – ат­ка яра­тып, бик яра­тып ка­рап кал­дым. Хәт­та һич оны­тыл­мас фо­то­су­рәт­кә тө­ше­рү уй­га да кил­мә­гән.  Ни­гә­дер кү­ңел йом­шар­ды. Ни дип әй­тә­се ин­де? Яшә­вең бо­рын­гы та­тар авы­лын­да бул­сын, күз­лә­рең җи­гү­ле ат кү­рер­гә тил­мер­сен. Их, көн­кү­ре­ше ата-ба­ба юлын­нан ба­рыр­га ти­еш­ле бо­рын­гы та­ри­хи авыл лә­ба­са бу! Бе­рен­че кайт­кан чак­лар­да, авыл ке­ше­лә­ре­нә чын­лап то­рып үп­кә­лә­дем һәм ка­ла­га кайт­кач, көн­дә­лек­кә әр­нү­ем­не бо­лай дип язып куй­дым:

“И­мән күк та­за та­тар авы­лы­ның та­мыр­ла­ры кор­гак­сы­ган… Күп­ме га­сыр­лар­дан бир­ле  үс­кән, ко­лач җит­мәс юан кәү­сә, җир­дән – та­мы­рын­нан  ае­ры­ла­сы ки­леп как­ша­ган ук, ди­мәк. Ни бул­ды?! Әл­лә җир чит итә­ме… Нин­ди җил­ләр ти­де ти­рән та­мыр­лы мил­ләт­кә?”

Җил-да­выл­лар күп күр­гән та­тар авыл­ла­ры… Бо­ла­рын әби­ем сөй­лә­гән­нән бе­ләм. Та­тар­да ат бул­ган, су­гыш­ка күп­ләп ат­лар бир­гән­нәр, за­ма­нын­да җир­лә­рен ат кө­че бе­лән эш­кәр­теп иген ик­кән­нәр. Гөр­лә­теп са­бан туй­ла­ры оеш­тыр­ган­да, ат­лар ча­бы­шын­да күп­ләп юр­так­лар чап­кан, ду­га­ла­ры­на кың­гы­рау­лар та­гып бар йо­ла­сы­на ту­ры ки­те­реп та­ран­тас­лы ат­лар бе­лән кыз ала бар­ган­нар… Бо­лар бит га­сыр­лар элек тү­гел! Әле мин кеч­ке­нә чак­та да са­бан туй­ла­рын­да, үзем са­на­ган чап­кын ат­лар­ны, үз бар­мак­ла­рым җит­мә­гәч, әти бе­лән әни бар­мак­ла­рын да ку­шып бө­геп са­ный идем…

Әй, авыл ке­ше­се! Кыз­ган­дым си­не!  Са­бан ту­ен­да бу­лып кайт­кач, көн­дә­лек­кә бо­лай дип яз­ган­мын: “За­ма­на үз­гә­рә – сүз дә юк. Ни­чек шу­лай бик тиз та­мыр­ла­рың кор­гак­сы­ган, нык, юан кәү­сә­лә­рең җил-да­выл­га би­реш­кән соң? Ни­гә мил­лә­тең­не, го­реф-га­дә­тең­не сак­ла­ган са­бан ту­ен­да ча­бар­лык бер атың да юк си­нең, әй, авыл агае!”

Авыл тө­зек… Хә­ер, юл­лар гиз­гән­дә мин һәр та­тар авы­лы бе­лән го­рур­ла­нып йөр­дем. Та­тар авыл­ла­ры чис­та­лык, тө­зек­лек бе­лән ае­ры­лып то­ра­лар. Шы­гыр­дап тор­ган на­рат бү­рә­нә­ле авыл­ча йорт­лар ара­сын­да ике­шәр кат­лы кот­тедж­лар күп кү­ре­нә. Алар янын­да яр­дәм­че ху­җа­лык бу­ла­рак тө­зел­гән зур аб­зар-са­рай­лар йорт-җир­ләр­не бер бө­тен итеп ямь­ләп то­ра­лар. Ә мин өч йөз  ху­җа­лык­лы ур­та­ча зур­лык­та­гы га­дә­ти саф, та­тар авы­лын­да җи­гү­ле ат кү­рер­гә тил­ме­реп яшим.

Күр­ше өл­кән агай­га за­рым­ны сөй­лә­дем. “А­выл ура­мын­да җи­гү­ле ат та йөр­мә­сен,  нин­ди авыл бу­ла ин­де бу!” – ди­дем. Ул ми­ңа, баш­та: “Ат тү­гел, эт тә юк авыл ура­мын­да, әби­ең исән бул­са, әби­ең­не дә кап­ка тө­бен­дә күр­мәс идең”, – дип кө­лем­се­рә­де.

– Ник алай ди­сез?” – ди­дем.

– Әби­ең дә компь­ю­тер кар­шын­да бу­лыр иде, – ди­де теш­сез авы­зын их­лас ерып.

Мин кө­ләр­гә дә, елар­га да бел­мә­дем. Ба­бай­га бик үп­кә­лә­дем. Кырт бо­рыл­дым да өе­мә ке­реп кит­тем. Көн­дә­ле­ге­мә эчем­не бу­шат­тым.

“Әй, авыл агае, нин­ди эво­лю­ция ки­чер­де­гез соң сез?!” – дип зур итеп язып куй­дым.

Күр­ше агай ар­тым­нан ук ке­реп җит­кән: “Си­не бер дә үп­кә­лә­тә­сем кил­ми бит әле!” – ди. – Авыл­да ике ху­җа­лык­та ат бар, олан. Бер­се күк төс­тә, бер­се – җи­рән бия. Күк төс­тә­ге­се, авыл ура­мы буй­лап ике тәү­лек­кә бер тап­кыр үтә, чөн­ки ху­җа­сы тү­рә­ләр шә­һәр­че­ген­дә тәү­лек­лек сак­та то­ра. Ир­түк авыл ба­шы­на ба­рып бас, җә, күр­ми ка­лыр­сың. Икен­че җи­гү­ле ат­ны син ат­на­га ике тап­кыр: чәр­шәм­бе һәм як­шәм­бе көн­нәр­дә кү­рә ала­сың. Ху­җа­сы, шәх­си ху­җа­лык­лар­ның чү­бен, сез­нең­чә әйт­сәм, көн­кү­реш кал­ды­гын ар­ба­сы­на тө­яп алып ки­тә. Йок­лап ят­ма, сә­гать си­гез­ләр­дә кап­ка тө­бе­нә чы­гып утыр, – ди­де.

Рәх­мәт йө­зен­нән, ба­бай­га, “и­ше­гең өс­те­нә куй” дип Ве­не­ци­я­дән алып кайт­кан  ат да­га­сын бү­ләк ит­тем.  “Ки­рәк­ми, кы­зым, са­рай ту­лы ул мин­дә” дип бү­ләк­не ал­ма­ды. Га­дә­ти ти­мер ат да­га­сы бү­ләк ит­сәм дә, әдәп йө­зен­нән алыр­га ти­еш иде, өл­кән агай…

Ул чы­гып кит­кән­нән та­гы ки­леп кер­де: “Әй­тер­гә оныт­тым кы­зым. Син үзең ни­ча­ва гы­на үт­кер кыз ин­де, ниш­ләп алай ат ярат­кач авыл­ның әл­лә кем бул­ма­ган ат­ла­рын кү­рер­гә тил­ме­реп са­га­лап йө­ри­сең соң дип со­рый­сым кил­де, баш­тук. Ка­зан­да ип­под­ром­да ел­кыл­дап тор­ган ат­лар ка­рап кы­на кү­ңе­лең­не ник бас­мый­сың соң? – ди­де ул.

– И-и ба­бай, ни­чек шу­ны аң­ла­мый­сың син! Ни­гә ми­ңа ип­под­ром ат­ла­ры?! Ми­нем ба­ла­чак­та­гы ке­бек бу авыл урам­на­рын чын  та­тар авы­лы ке­бек, җи­гү­ле ат­ла­ры, кө­тү-кө­тү ак каз­ла­ры, ир­тә-кич­ле юл­дан мөг­рәп үт­кән ту­лы җи­лен­ле сы­ер­ла­ры бе­лән кү­рә­сем ки­лә, – ди­дем үҗәт­лә­неп. – Авыл ура­мы ат­сыз бу­лыр­га ти­еш тү­гел бит, ба­бай, шу­ның өчен та­тар авы­лы бит бу!

– Ай, ба­ла, бү­тән кай­гың юк­мы әл­лә?

– Юк! Ми­нем авыл ура­мын­да җи­гү­ле ат кү­рә­сем ки­лә!..

– Я Ал­ла, бә­рә­кал­ла, ир­тә­гә чәр­шәм­бе. Ике ат­ның бер­сен кү­рер­сең, Ал­лаһ бир­сә.

Ба­бай чы­гып кит­те. Мин ка­бат көн­дә­ле­ге­мә то­тын­дым.

И ат!.. Та­тар хал­кы та­ри­хын куз­га­тып тор­мыйм, син бит га­ди ге­нә та­тар сүз-тез­мә­сен­дә пар­лы сүз бу­лып ае­рыл­гы­сыз итеп ясал­ган­сың… Ир-ат – ир ди­гән­дә аты да бар. Мин ха­тын-кыз за­тын­нан! Үзем­не бел­гән­нән бир­ле ат яра­там. Җәй­лә­рен ба­бам­ның ар­ба тө­бе­нә уты­рып йө­рер­гә ярат­тым шул. Ур­ман­га мун­ча мин­ле­ге­нә бар­са да, тер­лек­ләр­гә  пе­чән ча­бып алып кай­та­сы бул­са да, “әй­дә, кы­зым, утыр, ба­рып кай­тыйк” дия иде. Мин ба­ла­чак­та әле ат ар­ба­ла­ры җи­ңел ма­ши­на көп­чә­ген­дә тү­гел – һәр кат­как кал­ку­лык­лар­да хәй­ран дең­гер­дә­тә  тор­ган агач көп­чәк­ле иде. Ты­рык-ты­рык, ты­рык-ты­рык… Ә мин чы­рык-чы­рык кө­ләм. Кы­зык та, рә­хәт тә иде. Шун­дый рә­хәт миз­гел­ләр, ма­тур ха­ти­рә­ләр! Ки­рәк­ле ке­ше бу­лу шул ка­дәр шул ка­дәр зур ку­а­ныч: ба­бай­га – ип­тәш, ат­ка – яр­дәм­че – ки­гә­вен­нән сак­лау­чы.  Әр­сез аме­ри­ка  өрән­ге­се бо­та­гын озын итеп сын­ды­рып алам да, бо­так ба­шын­да биш-ал­ты яф­рак кал­ды­рып тыр­шып-ты­ры­шып ки­гә­вен ку­ам. Ай Сы­лу­ым (ат исе­ме шун­дый иде) еш-еш баш игәп ми­ңа ка­рап пош­кы­ра. Мин аң­лыйм, көн кы­зу­ын­да әр­сез­лән­гән ки­гә­вен­нән ара­ла­ган­га рәх­мәт әй­тә. Ки­чен, авыл ма­лай­ла­ры­на яр­дәм­гә, җәй­ге ка­ни­кул­га кайт­кан ту­ган­нан ту­ган абы­ем ат кө­тү­ен кө­тәр­гә ба­ра. Ир­тән өй­гә абы­ем сал­ган чал­бар­дан ат ти­ре исе та­ра­ла. Һич тә бо­рын җы­ер­мыйм, ул бит ма­тур хай­ван, акыл­лы ат­ның исе! Тиз ге­нә аны юып ко­яш­ка кип­те­рер­гә ку­ям. Ел­лар үт­те… Үс­мер кыз­га ин­де ат ти­рә­сен­дә йө­рү ки­леш­ми иде, мин уз­ган­да-бар­ган­да җи­рән би­я­нең йом­шак бо­ры­нын­нан чә­бәк­лим, Ай Сы­лу­ым­ның ти­рән күл ке­бек сер­ле күз­лә­ре­нә яра­тып ел­ма­еп ка­рыйм, ял­ла­рын­нан сы­пы­рып сөй­лә­шәм. Ба­бам­ның аты авыл­да бер бу­лу­ы­на го­рур­ла­нып ку­ям.  Ях­шы ка­рал­ган бу­лу сә­бәп­ле ел­кыл­дап тор­ган тән­ле, ә йө­гән-шли­я­лә­ре зә­вык бе­лән би­зәл­гән: җиз һәм алю­мин ка­лай­лар­дан ки­се­леп ясал­ган ял­ты­ра­вык тән­кә­лә­ре, күн­не те­лем­ләп ки­сеп чук­лан­ган “кың­гы­рау­лар­”ы әл­лә ка­ян кү­ре­нә. Ал­лаһ Тә­га­лә ярат­кан гү­зәл  җан ия­лә­ре­нең бер­се  – ат, дир­би­я­лә­ре би­зәл­мә­сә дә,  ял­ла­рын тар­ка­тып аның ча­бу­лап ки­лү­ен кү­рү үзе бер ләз­зәт­ле кү­ре­неш лә­ба­са.

Мин ир­тә­дән авыл ба­шы­на ба­рып күк би­я­нең кай­ту­ын көт­тем. Мон­нан кайт­кач, чәр­шәм­бе көн бу­лу­ын ис­тә то­тып икен­че би­я­не кү­рер­гә өл­ге­рә­сем ба­рын ка­бат исе­мә тө­шер­дем. Әнә ул – хә­зер көт­кә­не! Ак­рын гы­на ча­бу­лап кай­та. Ху­җа­сы ар­ба өс­ле­ге­нә хуш ис­ле пе­чән сал­ган. Үлән исе аң­кый. Юк, ул ип­под­ром аты ке­бек зи­фа буй­лы, төз аяк­лы да тү­гел. Ул җи­гү­ле ат – авыл ура­мы­на нин­ди­дер тыл­сым­лы, нә­зә­кать­ле төс­мер би­рә, сөй­кем­ле сө­як­ле  итә; кү­ңел­дә – рә­хәт­лек ха­ким­лек итә. Мин, кү­пер тот­ка­сы­на, Эй­фел ма­на­ра­сы­на то­тын­ган ке­бек, ике ку­лым­ны җә­еп ар­кам­ны те­рә­дем. Уры­ным­нан куз­гал­мый­ча ат күз­дән югал­ган­чы оза­тып кал­дым. Так-ток, так-ток… Ат то­я­гы та­вы­шы… Ни­чек тан­сык син! Шу­шы бер кү­ре­неш ми­ңа әй­теп бе­тер­ге­сез ләз­зәт бир­де. Әй­тер­сең ка­нат­лы ат мин, кү­пер бу­ен­нан шул ка­дәр рух­ла­нып кайт­тым. Кай­ту бе­лән уй­ла­рым­ны көн­дә­лек­кә тө­шер­дем. Чөн­ки әле күр­ше ба­бай­га үп­кәм бар иде. Әй­тер­сең авыл­ның шу­шы өл­кән агае гы­на ат­лар бе­тү­гә га­еп­ле ке­ше сы­ман  иде.

Авыл агае! Кая соң ат­лар та­гы? Ат­лар би­рер­лек су­гыш­лар да юк, шө­кер, “ат­лар юк!” дип са­гыш­ла­ныр агай­лар да юк ке­бек! Та­тар ка­ны үз­гәр­гән, мил­ли җа­ны кү­гәр­гән! Авыл ура­мы буй­лап җи­гү­ле ат эз­лим… Шул ук урам­нар, шул ук тор­мыш – бер­ни үз­гәр­мә­гән ке­бек. Үз­гә­реш та­мыр­дан, ти­рән­нән лә­ба­са…

Җи­гү­ле ат­ны  фо­то­га тө­шер­мә­гә­нем­не ис­кәрт­тем. Юк, су­рә­те ки­рәк­ми дә бу­гай… Әле икен­че җи­гү­ле ат­ны кү­рер­гә бер сә­гать­ләп ва­кыт бар. Бак­ча­га чы­гып моль­берт­ка кә­га­зем­не бер­кет­тем дә, әле яңа күр­гән күк би­я­нең су­рә­тен тө­ше­рә баш­ла­дым. Бак­ча чи­тә­нен­нән ми­ңа ур­та яшь­тә­ге бер ир тө­бәп ка­рап то­ру­ын си­зе­лә. Уй­ла­вым­ча, ул ба­бай­ның улы бу­лыр­га ти­еш. Мин – тын­гы­сыз җан, бу кү­ре­неш­не күр­мә­меш­кә са­ла ал­мый идем:

– Сә­лам бир­дек! – ди­дем мин, мин­нән олы­рак бу­лу­ын бел­сәм дә, сә­лам бир­ми­чә тө­бәп ка­рап тор­ган ке­ше­гә шу­лай  сә­лам би­рү дә ярар дип уй­ла­дым.

– Ал­дык! – ди­де ка­лын та­выш­лы ир.

– Рәс­сам­мы­ни син?

– Юк!

– Алай­са ник ясый­сың?

– Ясый­сым ки­лә!

– М-м-м… Әти әй­тә, күр­ше кы­зы ат­лар бе­лән җен­лә­нә ди. Ат рә­се­ме ясый­сың­дыр әле…

– М-м, ясыйм шул. Ә ме­нә сез­дә ат бул­са ясап тор­мас идем.

– Нәр­сә­гә ми­ңа ат?

– Ир-ат бул да, ат нәр­сә­гә дип тор икән? Кы­зык!

– Ниш­ләп бу­ла ул ат бе­лән, сең­лем?

– Ми­нем фа­тир­да ту­тый ко­шым бар. Ниш­ләп бу­ла ин­де аның бе­лән…

– Ма­тур ди­сең­дер ин­де, шу­ңа чит­ле­гең­дә то­та­сың­дыр.

– Ат та ма­тур бит!

– Ат­ка бер уч кы­на бөр­тек җит­ми шул, пе­чән дә ки­рәк әле.

– Ә сез эш­ли­сез­ме соң бе­рәр эш уры­нын­да? Хез­мәт  ха­кы ала­сыз­мы дию­ем ин­де?

– Вах­та бе­лән ка­ла­га ба­рып эш­лим. Кон­ве­йер­да ма­йо­нез упа­ко­вать итәм.

– Ма­йо­нез?! Фу! Мин аны бө­тен­ләй аша­мыйм. Авыл­дан ка­ла­га ба­рып эш­ли­сез­ме?

Чи­тән ар­тын­да тор­ган ир рөх­сәт­сез-ни­сез чи­тән­не ат­лап чык­ты, ми­нем ян­га якын­лаш­ты. Мин Күр­мә­меш­кә са­лы­нып рә­сем яса­вым­ны дә­вам ит­тем. Ул со­ра­вым­ны җа­вап­сыз кал­дыр­ма­ды:

– Бү­ген­ге авыл ир­лә­ре бә­хет­ле чор­га ту­ры кил­мә­де, сең­лем. Ир ке­ше тор­ган җи­рен­дә эш­кә ба­рып төш­ке аш­ка кай­тыр­га ти­еш, йорт-җи­рен, га­и­лә­сен бар­лык­лар­га ти­еш. Ки­чен дә шу­лай. Төн­нә­рен ха­ты­нын ко­чып өен­дә ху­җа бу­лып йок­лар­га ти­еш. Юл­чы сы­ман, сум­ка­сы­на ри­зык са­лып, са­ла­дан ка­ла­га кон­ве­йер ар­тын­да ба­сып хез­мәт итү – авыл ир­лә­ре­нең җа­нын тал­кый… Бу – авыл ке­ше­се­нең яз­мы­шы, аның тор­мы­шы  та­мыр­дан бо­ры­лы­шы! – Ир авыр итеп су­лап куй­ды. Әй­тер­сең, бу сүз­ләр аның җан ава­зы иде. Күр­ше аб­зый­ның ки­че­реш­лә­рен той­ган­нан соң, рә­сем ясау­ны дә­вам итү мөм­кин эш тү­гел иде. Мин аңа кү­тә­ре­леп ка­ра­дым. Кар­шым­да мә­һә­бәт ир ур­та­сы ба­сып то­ра. Хәт­та үз-үзем­нән оя­лып куй­дым: ми­нем күз­лә­рем аның җи­ңел­чә күл­мә­ге аша нык бе­ләк мус­кул­ла­рын кап­шый…Ә күз­лә­ре, күз­лә­ре сү­рән ка­раш­лы, шул ук ва­кыт­та ти­рән сер­ле дә.

– Әти си­не жур­на­лист ди. Яз әле шу­ны гә­җит­кә, сең­лем! Без бит тер­лек ас­рап, ат тот­кан ху­җа­лык­лы ке­ше­ләр идек. Ә за­ма­на ниш­ләт­те?!

Ә ми­нем үз тук­са­ным тук­сан иде.

– Ә ни­гә хә­зер дә ат бул­са да тот­мый­сыз ху­җа­лы­гы­гыз­да, – дип әй­теп сал­га­ным­ны үзем дә сиз­ми кал­дым..

– Ат ул тер­лек ягъ­ни сы­ер-бо­зау ту­ен­ды­ру өчен җи­ге­леп эш­ләү­че җан ия­се. Син чит­лек­тә ту­тый кош ас­ра­ган ке­бек ке­нә аб­зар­да ат тот­мый­лар шул, сең­лем. Та­би­гать­тә, җан ия­лә­ре ара­сын­да бәй­лә­неш бар. Ә ул бәй­лә­неш – ба­зар икъ­ти­са­ды ки­леп ке­рү бе­лән шарт­лап өзел­де.

Мин ин­де рә­сем­гә ат­ны ясап бе­те­рә ал­мый идем. Хәт­та икен­че ат­ны кү­рер­гә дә те­лә­гем сүн­де. Өй­гә ке­реп көн­дә­ле­гем­не ач­тым.

…Үзә­гем­не өзеп, авыл ура­мы буй­лап җи­гү­ле ат үтеп ба­ра. Шул ук урам­нар, шул ук тор­мыш – бер­ни үз­гәр­мә­гән ке­бек. Үз­гә­реш та­мыр­дан, ти­рән­нән шул. Шә­һәр­ләш­кән бит авыл ке­ше­се, шә-һәр-ләш-кән!..

***

Мин бү­ген дә җи­гү­ле ат кү­рер­гә чык­тым. Бу ир аты бе­лән хез­мәт­тә икән. Ки­рәк­ле хез­мәт баш­ка­ра. Һәр йорт ху­җа­сы төй­нәп чы­гар­ган әле­ге дә ба­я­гы бу­ша­ган ма­йо­нез, май ше­шә­лә­ре кал­дык­ла­рын бил­ге­ле урын­га алып ба­рып тү­гә икән. Ә ми­нем әби­ем­нең кай­ма­гы бан­ка­да иде, аны тәм­ләп ашап бе­тер­гәч юып, ко­ры­тып  әби­ем­нең пөх­тә шка­фы­на куя идем…

Мин рә­сем­не ясап бе­тер­мә­дем, ин­де җи­гү­ле ат­ны да яра­тып ка­рый ал­ма­дым. Кү­ңел­гә мөл­де­рә­мә кыз­га­ну хи­се ту­ды. Бу ат­лар­ның да ки­рә­ге бет­кәч, авыл урам­на­ры бө­тен­ләй ат­сыз ка­ла­чак! Әйе, та­тар­га ат­ның  ки­рә­ге юк икән!.. Мин жур­на­лист тү­гел, ба­бай ял­гыш­кан. Әм­ма көн­дә­лек­кә уй-ки­че­реш­лә­рем­не язып куй­ма­сам, ни­дер үтәл­мә­гән ке­бек… Ә бү­ген­ге сөй­лә­шү, авыл­ның бү­ген­ге көн­кү­ре­ше кү­ңел кыл­ла­рын тиб­рәт­те. Мин ка­бат ка­лә­мем­не кул­га ал­дым. Бу юлы мин үзем­не жур­на­лист дип кү­зал­ла­дым.

Авыл ура­мы буй­лап җи­гү­ле ике ат җил­де­рә. За­ма­ны­на кү­рә, ике ир дә, ат­лар да бә­хет­ле. Кү­ңел­лә­ре­нә алай ук ба­та тор­ган хез­мәт са­нал­ма­са да, ту­ган авыл урам­на­ры буй­лап ба­сып йө­рү­лә­ре – үз җир­ле­ген­дә хез­мәт итү­лә­ре бе­лән бә­хет­ле алар. Яшь­тән үк кү­ңел­лә­ре­нә са­лын­ган, тор­мыш­ла­ры­ның бер тат­лы мәгъ­нә­се са­нал­ган – ат­тан ае­рыл­мау­ла­ры бе­лән дә бә­хет­ле бу ир-ат­лар. Ир һәм ат сүз тез­мә­се оч­рак­лы ярал­ма­ган­дыр шул. Та­тар ире ту­рын­да го­му­ми сөй­лә­гән­дә гел янә­шә әй­те­лә бит. Ир-ат! Тик, ир­гә ат­лы бу­лу өчен җир хез­мә­те ки­рәк! Кон­ве­йер­да эш­ләр өчен яра­тыл­ма­ган авыл ир­лә­ре. Авыл ке­ше­се та­би­гать­тә ачы тир тү­геп, үзе җи­теш­тер­гән тәм­ле ри­зык ашар­га яра­тыл­ган­дыр ул. Соң­гы ел­лар­ны исәп­кә ал­ма­ган­да, күп га­сыр­лар шу­лай яшәл­гән. Ир ат­сыз да яшәр, тик ясал­ма ри­зык аша­ган, ат күр­мә­гән-бел­мә­гән, бе­лер­гә дә те­лә­мә­гән  ир-егет­ләр көч­ле, нык нә­сел­ле бу­лыр­мы икән? Мин бит са­бан туе ба­ты­ры­дай көч­ле, нык бе­ләк­ле на­сыйп ярым­ны әти-әни­ем тә­гә­рәп уй­нап үс­кән туф­рак­тан өмет итә идем. Га­дәт­тә, фи­зик сә­ла­мәт ир-егет­ләр авыл туф­ра­гын­да үсә иде. Ә авыл “туф­ра­гы”, шә­һәр­не­ке төс­ле икән… Тук ба­шак­лы иген җит­лек­сен өчен, уң­ды­рыш­лы туф­рак ки­рәк дия иде ба­бам. Авыл ага­ен га­еп­ли­сем кил­де… Ул­мы га­еп­ле ат­сыз авыл­га? Бар ки­рәк­ле нәр­сә­ләр бе­лән сау­бул­лаш­ты­рып бе­тер­мә­сә ярый ин­де бу ил­дә­ге  вәз­гы­ять… Ә кем га­еп­ле соң? Кем?..

http://maydan.tatar/

Фото: www.pixabay.com | qimono

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев