Саба таңнары

“Киленебез тук тормышка җайлашты, улыбызның акчасын бертуктаусыз туздыра”

Бердәнбер балабызны – бер бөртек улыбызны ирем белән икебез дә бик яратып, кадерләп үстердек. Хәер, без аны бердәнбер булганга гына шулкадәр яратмадык инде. Үзеңнеке бит, бүтәнчә була да алмый. Аңа иптәш тә алып кайтырга бик уйлаган идек, әмма Ходай безгә бүтән бала бирмәде.

Чаллы шәһәренә ирем белән икебез дә яшьли килеп урнашкан кешеләр. Төп чыгышыбыз икебезнеке дә авылдан. “Эш”, “тормышны алып барырга кирәк” дип, югары белем ала алмый калдык. Гади генә эшчеләр булсак та, дәрәҗәбез түбән йөрмәде, Аллага шөкер. Үз тырышлыгыбыз белән фатирын да, машинасын да алдык. Тормышыбыз җитеш булды. Ә шулай да, “белемсез”, “укымыйча калган” дигән корт эчтән гел кимереп тора бит ул. Үзебездә булмагач, ичмасам, улыбыз бездән бер башка югары булсын дип тырыштык инде. Ул яхшы укытучыларда укыды, кирәк чакта акча түләп тә дәресләр ала идек. Имтиханнарны яхшы гына тапшырып, мәктәптән соң үзе теләгән югары уку йортына керү бәхетенә иреште. Аллага шөкер инде, куйган максатларына ирешә барды. Укуын тәмамлар алдыннан гына үзебезнең күрше авыл кызы белән танышып китеп, йөрешә башладылар. Аларга карап, без сөендек кенә. Бер белмәгән шәһәр кызы түгел бит, чыннан да. Танышлардан, туган-тумачалардан нәселен, булачак кода-кодагыйларның кемлеген белештек. Балаларның бергә булачакларын, киләчәктә өйләнешәчәкләрен, ничектер, күңелем белән сизә идем. Бер-берсенә туры киләләр, яратышалар сыман күренә иде. Һәм чыннан да, укуын тәмамлап, эшкә урнашкач та, улыбыз өйләнергә теләге булуын әйтте. Без моңа әзер идек инде, югалып калырга туры килмәде. Ризалаштык, билгеле, каршы килмәдек. Көнен билгеләп кыз ягына кайтып, танышып килдек. Соңрак ике як туганнарны кунак итеп туй ясадык.

Киленебез гел үзебез ише иде. Безнең кебек гади авыл кызы, эшләп үскән, аралашуга җиңел. Улыбызның хатыннан уңуына чиксез шат идек. Пырдымсыз, җил иссә дә авызын турсайта торган шәһәр кызлары белән чагыштырып та булмый бит инде. Әллә шулай ди-ди үзебез күз тидереп бетердек киленебезгә, әллә үзе тук тормышка җайлашты, соңгы арада ул нык үзгәрде. Шуңа да нык эчем поша, улым өчен борчылам. Чөнки киленгә һаман җитми. Өйләнешеп бергә яши башлаганнан бирле улыбыз бертуктаусыз хатын киендерә дә, хатын киендерә. Әле аңа тегәләй-болай гына түгел, кыйммәтле кием-салым кирәк бит. Яшь кенә башы белән тун да алдырды, аяк киемнәре дә әллә ничәү. Берсе үкчәле, икенчесе туры табанлы, өченчесе кыска, анысы чалбар белән кия торганы, ди. Мин гомер буе эшләп тә алырга батырчылык итмәгәнне ул иргә чыгу белән үк алып киде. Бер кат булса, артыгы ник кирәк соң, шуны һич аңламыйм. Яз-көз, җәйге киемнәре дә шулай ук.
“Авыллыгыбыз” маңгайга язылган бит инде ул безнең, хет алтынга төренеп чыксаң да үзгәрмибез. “Авыл” дигәнем дә кимсенеп әйтү түгел, киресенчә, яратып, шәһәр җиренә килеп урнашып югалып калмаганыбызга горурланып әйтүем. Киленебез бала белән өйдә утыра. Шуңа да улыбызның авыр чоры. Аңа берүзенә 3 авызны туендырырга кирәк. Бик кысылып яшәгәндә дә таманга гына туры килгән вакыт бит. Әле ярый без ярдәмләшәбез, кодагыйлар да бакчадагы уңышлары белән бүлешәләр. Ә килен һаман нидер сорап йөдәтә.

Реклама

Бу атнада барсам, ни күзем белән күрим – аш бүлмәсендә савыт-саба юа торган машина тора. Бик ачуым чыкты инде, әйтмичә булдыра алмадым. Ник кирәк ул аңа? Кайнар суы агып тора, көне буе баласы белән үзе генә, керләрен болай да машина юып, чайкап, сыгып бирә, ләбаса. Ике кулына бер эш итеп, берничә калак белән тәлинкә юып куя алмыймы инде хәзер? Үстек әле, үлмәдек. Авыл башыннан суын да ташыдык, шуны җылытып табакта савыт-сабасын юдык. Әле ул вакытта өйдә кеше дә күп иде. Балалар гына 6 сан, әти, әни, әби бар. Ә монда 3 башка тулы бер техника эшләтә. Улыбыз болай да яңа машинага кредит түли. Әле анысын да хатын сүзе белән алды ул. Булганы йөреп торырлык иде әле. Юк, имеш, кечкенә бала белән уңайлырак машина кирәк булды бит аңа! Йөргәндә дөмбердәмәсен, сикермәсен, утыргычлары җылытыла торган булсын, диде. Әллә кем булган мени?! Чистый туймаса-туймады инде! Түзмәдем, урамга чыгу белән кодагыйга шалтыраттым. Ә ул: “Без алар тормышына кысылмыйбыз инде, кодагый. Үзләре белә торганнардыр”, – ди. Соң, мин дә кысылмас идем, әмма малай акча сорап аңа түгел, миңа килә бит! Бурычка дип сораган була инде ул аны, балакаем. Ләкин мин нишләп кире алып утырыйм ди? Тырыша инде ул, тормышлары җитеш булсын дип бер ялсыз эшли. Әмма киленгә бераз гына тыелып торырга була бит? Бер бала табалар да үзләрен геройга санап йөриләр. Әйтерсең лә, авыл кызлары түгел, ә миллионер футболчы хатыннары!

Гөлнур Сәйфетдинова, Чаллы

Фото: www.pixabay.com | gonghuimin468

Безнең  авыл гыйбрәте газетасы

 

Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, ЮтубВКонтакте, ОдноклассникиТелеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: