26 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Татарстан вәкилләре Венгриядә EuroSkills чемпионатында Россия данын яклаячак
Будапешта профессиональ осталык буенча Европа чемпионаты башланды.
-
“Хатын да мин, ир дә мин. Кирәк икән, янып торган өйгә дә керәм…”
Пенсия алды яшенә җитеп килүче гүзәл затларыбызга эшсез калудан куркасы юк! Әйтик, минем кебек массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючыларга мөхәррирләре, каләмең тутыгып килә кебек, дип эштән китәргә ым какса, тотасың да… бульдозер яки экскаватор машинисты булып төзелешкә эшкә керәсең.
-
Росконтроль эремчекле “сыроклар”ның биш төрен сатып алмаска киңәш итә
Кайбер үрнәкләрнең составындагы чүпрә рөхсәт ителгән күләмнән 150 тапкырга артып киткән.
-
Игорь Бикеев: Татарстан халкы министрлыкларның 2019 елга бурычларын билгели алачак
Республикада дәүләт хакимияте органнарының максатларын һәм бурычларын ачык билгеләүче һәм аларны үтәүне җәмәгать контролендә тотучы проект башланды.
-
Дәүләт Думасы пенсия буенча закон проектына Россия Президенты керткән төзәтмәләрне раслады
Владимир Путин керткән тугыз төзәтмә өчен 385 депутат тавыш биргән.
-
Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Түбән Новгородка бара
Татарстан Президенты Түбән Новгород өлкәсе губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак.
-
Казанда “Игелеклелек дәресләре”ндә мохтаҗларга ярдәм итү турында балаларга сөйләделәр
Рухи әңгәмәләр шулай ук атна саен Республика наркология диспансерында, ДРКБ бүлекләрендә һәм А.Вавилова исемендәге хосписта уза.
-
«Әйтерсең лә тату бер гаилә!»
Фоторепортаж
-
РИЗЫК ӘДӘПЛӘРЕ: ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ ДӘРЕСЛӘРЕ
Кеше дөньяга ашау, эчү һәм күңел ачу өчен генә килмәгән. Без дөньяны танып-беләбез, өйрәнәбез, аның матурлыгына, катлаулы һәм гади булуына сокланабыз. Кайберәүләр җирдәге гомерләре ашауга багышлана, әмма чын мәгънәсендә акыллы һәм иманлы кеше яшәү, гомер итү хакына гына туклана.
-
Россиядә БДИны 80 баллга бирүче чыгарылыш укучыларының саны 17 процентка арткан
Аттестат алу өчен, минималь балл җыя алмаучыларның саны 1,9 процентка кимегән.
-
Син терелерсең, Аделина!
Тулып пешкән алма йөзле бу нәни кызчыкның фоторәсеме шушы көннәрдә, инстаграм, фейсбук һәм башка социаль челтәрләрне бизи. Әмма фото астындагы мәгълүматны укыгач, курчак кебек нарасыйга соклану хисләрен йөрәк өзгеч тойгы алыштыра: 3 яшьлек гөнаһсыз бу сабыйда яман чир авыруы тапканнар...
-
Качып йөрсәң...
Шушы көннәрдә район прокуратурасы “Хәрби бурыч һәм гаскәри хезмәт турында”гы Федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшереп, хәрби хезмәтеннән качып йөрүче 25 яшьлек рәсми эш урыны булмаган Саба егете З. карата җинаять эше кузгату мәсьәләсен күтәрде.
-
Кендек канын — банкка тапшырасы?!
Һәрбер ата-ана баласының сау-сәламәт булып үсүен тели. Аны авырулардан тулысынча саклыйсы, яклыйсы килә. Бүген андый мөмкинлек бар. Ул да булса, кендек канын җыеп, саклауга кую…
-
Элвин Грейның хастәханәгә эләгү сәбәбе билгеле
Элвин Грей үзенең гастроль турын билгесез бер вакытка кадәр туктатырга мәҗбүр булды.Ул ашыгыч рәвештә Казанга китерелә һәм акустик травма диагнозы белән хастаханәгә салына. Бу вакыйга Төмән шәһәрендә концерт вакытында була .
-
Митрополит Феофан: Әлегә татарча сөйләшмим, әмма мине татарча сүгеп булмый инде
Республика митрополиясенә җитәкче итеп билгеләнгәч, митрополит татар телен өйрәнәчәген әйткән иде.