Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кендек канын — банкка тапшырасы?!

Һәрбер ата-ана баласының сау-сәламәт булып үсүен тели. Аны авырулардан тулысынча саклыйсы, яклыйсы килә. Бүген андый мөмкинлек бар. Ул да булса, кендек канын җыеп, саклауга кую…

Бүген шактый нечкә һәм четерекле теманы күтәрергә булдым әле. Дөресен генә әйткәндә, бу турыда күптән инде язасым килеп йөри иде, тик һаман суза килдем.  Плацентадан кендек канын җыеп, аны саклауга кую ничектер  әкият кебек тоела иде. Ә бактың исә, хәтта танышларым арасында да бала туганнан соң плацента һәм кендек канын махсус сорап алучылар шактый икән.

Хәтерлим, авырлы вакытта йөргән хатын-кызлар консультациясендә мин атна саен утыра торган эскәмия каршында зур плакат эленеп тора иде. Ә анда исә Мәскәүдәге Гемабанк рекламасы. Анда бу кыйммәтле биоматериал турында бик тәфсилләп язылган. Бактың исә, кендек каныннан алынган күзәнәкләр 100 дән артык авыруны дәваларга ярдәм итә икән: кан авырулары, иммун системасы, онкогематология , нәсел чирләре, шулай ук аутизм һәм ДЦП. Ә иң мөһиме, әлеге материал баланың үзенә генә түгел, ә аның бертуганнарына да  туры килергә мөмкин. Шулай булгач, аның кыйммәте тагын да арта дигән сүз.

Инде әйткәнемчә, бу эшчәнлек белән ныклап шөгыльләнүчеләр – нәкъ менә Мәскәүдәге Гемабанк. Ә бездә исә әлеге кендек канын Медицина университетына саклауга бирергә мөмкин икән. Бәяләргә килгәндә исә, әлбәттә, банкта саклау кыйммәтрәк  — кан алу һәм биш ел саклау 100 меңнән дә артып китә. Ә менә Казанда исә канны алу өчен 40-60 мең сум түләргә туры киләчәк. Ә бер ел саклау исә – 4-5 мең. Ягъни канны саклаган өчен ел саен аерым-аерым түләп барырга кирәк.

Боларны каян белдең, дисезме?  Бер танышым сөйләде. Бактың исә, алар ике балаларының да кендек каннарын алып, саклауга куйганнар икән. Аның сүзләренә караганда, бу бездә шактый таралган практика икән инде. Күп ата-ана шул рәвешле сабыйларын авырулардан саклап калырга тырыша ди.

Тик бу өлкәдә аңлашылмаучанлыклар да юк түгел. Шуларның иң мөһиме – канны чит илгә алып чыгу белән бәйле проблемалар. Билгеле булганча, бездә куркыныч авырулы кешеләрне күп очракта чит илләрдә дәвалыйлар. Өстәвенә, бездә әле бу күзәнәкәләр белән эшли белүчеләр юк диярлек. Бу өлкә камилләшеп кенә килә. Димәк, күзәнәкәләр нәкъ менә чит илдә кирәк булачак дигән сүз.  Тик күпләрнең сүзләренә караганда, бу өлкә юридик яктан көйләнмәгән. Күп очракта канны чит илгә алып чыгарга рөхсәт итмиләр ди. 2016 елда, мәсәлән, бу канны чит илгә алып чыгуның бары тик бер генә очрагы булган, дигән сүзләр дә йөри.

Адый проблемалар, бәлки, чыннан да бардыр. Тик ничек кенә булмасын, фән бер урында гына тормый бит. Әлеге өлкәдә алга китеш булачак, бу – медицинаның киләчәге. Шулай булгач, 15-20 елдан соң кендек канын саклау, куллану гомумән гадәти хәлгә әверелергә мөмкин. Шуңа күрә бу турыда хәзердән үк кайгырту, миңа калса, урынлыдыр. Ә теләк исә бер генә – әлеге күзәнәкләрнең берүк кирәге чыга күрмәсен!

P.S. Бактың исә, күп кенә гаиләләр үзләре белән плацентаны да сорап алалар икән. Кайбер психологлар аны гаилә өчен мөһим булган, зур роль уйнаган урыннарга күмәргә киңәш итә ди.

Яшь әни язмалары

Фото: www.pixabay.com |

http://sabantuyjournal.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X