Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Игелеклелек дәресләре”ндә мохтаҗларга ярдәм итү турында балаларга сөйләделәр

Рухи әңгәмәләр шулай ук атна саен Республика наркология диспансерында, ДРКБ бүлекләрендә һәм А.Вавилова исемендәге хосписта уза.

Яңа уку елында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды беренче сыйныф балалары өчен “Игелеклелек дәресләре” уздырды. 35 нче лицейда фонд белгечләре гомумкешелек кыйммәтләре һәм әхлакый нормалар турында сөйләделәр, мохтаҗларга ярдәм итү буенча алып барылган хәйрия эшчәнлеге белән таныштырдылар. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дәрес вакытында балалар үзләренең яхшылык һәм начарлык турындагы күзаллаулары белән уртаклаштылар, үз тормышларыннан шәфкатьле һәм миһербанлы булуга мисаллар китерделәр. Дәрес ахырында “Зәкят” хәйрия фонды хезмәткәрләре балаларга актив катнашулары өчен рәхмәт әйтеп, Казан шәһәре мэриясе исеменнән “Игелеклелек көндәлекләре” бүләк итте. Аларга балалар үзләренең яхшы гамәлләре турында яза алачаклар, шулай ук көндәлектә гыйбрәтле нәсыйхәтләр, буялыш-бизәлешләр һ.б. бар, диелгән әлеге хәбәрдә.

Балаларга, яшьләргә һәм өлкәннәргә рухи әңгәмәләр оештыру “Зәкят” хәйрия фонды эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Фонд белгечләре тарафыннан мондый очрашулар үсешендә үзенчәлекләр булган балаларның социальләшү үзәге проекты кысаларында уза: психологлар тренинглар һәм иҗади мастер-класслар үткәрә. Рухи әңгәмәләр шулай ук атна саен Республика наркология диспансерында, ДРКБ бүлекләрендә һәм А.Вавилова исемендәге хосписта уза.

Фото: dumrt.ru

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X