Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Росконтроль эремчекле “сыроклар”ның биш төрен сатып алмаска киңәш итә

Кайбер үрнәкләрнең составындагы чүпрә рөхсәт ителгән күләмнән 150 тапкырга артып киткән.

“Росконтроль” оешмасы эремчекле “сыроклар” җитештерүче җиде марканы тикшергән. Аларның бишесе куркынычсызлык таләпләренә туры килми. Тикшерү нәтиҗәләре оешманың сайтында басылып чыккан.

Белгечләр җиде үрнәкнең бишесендә чүпрә күләменең артык булуын ачыклаган. Мәсәлән, “Советские традиции” маркасында чүпрә 14, “Ростагроэкспорт”та – 140, ә “Ностальгия” маркасында – 150 мәртәбә артык. “Билла” һәм “Б. Ю. Александров” маркаларында чүпрә 5,5 һәм 2 тапкырга артып киткән. 

“Ностальгия”, ", "Ростагроэкспорт", "Советские традиции", "Билла" и "Б.Ю. Александров" “сыроклары”н бер үк "РостАгроКомплекс" компаниясе җитештерә”, - диелә “Росконтроль” хәбәрендә.

Чүпрәгә тикшерүне “Свитлогорье” һәм “Творобушки” “сыроклары” да узган. Икенче үрнәктә сорбин кислотасы булуы ачыкланган. Әлеге консервант “сырок” составында булырга тиеш түгел. Бары тик “Свитологрье” “сырогы” гына барлык күрсәткечләр буенча куркынычсызлык таләпләренә туры килә. Ләкин белгечләр аның төргәгенә карата дәгъва белдергән. Ул саклаганда яки сатылган вакытта тиз зарарланырга мөмкин.

“Росконтроль” тикшерү узган җиде маркадагы “сырокларның” берсен дә сатып алмаска киңәш итә. 

Фото:www.pixabay.com | summa

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев