Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Түбән Новгородка бара

Татарстан Президенты Түбән Новгород өлкәсе губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак.

Бүген көннең икенче яртысында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кыска вакытлы эш сәфәре белән Түбән Новгородка барачак. Анда ул төбәк губернаторы инаугурациясе тантанасында катнашачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте порталы хәбәр итә.

Глеб Никитинның төбәк башлыгы вазифаларына керешү тантанасы Түбән Новгород ярминкәсенең герблы залында узачак.

  • Түбән Новгород өлкәсе губернаторын сайлау 9 сентябрендә булды. Никитин өчен сайлаучыларның 68 процентка якыны үз тавышын бирде. Моңа кадәр ул төбәк белән вазифаларны вакытлыча башкаручы буларак җитәкчелек иткән иде. Бу вазифага билгеләнгәнче Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары булып эшләде.

Фото: архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X