Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Митрополит Феофан: Әлегә татарча сөйләшмим, әмма мине татарча сүгеп булмый инде

Республика митрополиясенә җитәкче итеп билгеләнгәч, митрополит татар телен өйрәнәчәген әйткән иде.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан “Татар-информ” хәбәрчесенә татар телен көн саен өйрәнүен әйтте. Владыка үзенең тел белү дәрәҗәсен “мине татарча сүгеп булмый” дип бәяләде.

  • Владыка Феофан Казан һәм Татарстан митрополиясенә җитәкче итеп 2015 елның 13 июлендә билгеләнде. Ул митрополит булып билгеләнүгә үк үзенең татар телен өйрәнәчәген әйтте.

“Татар-информ” хәбәрчесе митрополиттан татар телен белүе ни дәрәҗәдә икәнен сорады. “Мин ачыктан-ачык әйтәм – бу гади генә әйбер түгел. Чөнки яшем бар, вакыт юк, әмма инде хәзер мине татарча сүгеп булмый”, - диде митрополит Феофон.

“Татарча нәрсә дә булса әйтә аласызмы?” – дигән сорауга ул сөйләм теле кыен бирелгәнен әйтте.

Митрополит Феофон татар телен укытучыларсыз, мөстәкыйль рәвештә өйрәнә. “Минем эш өстәлемдә татар теле дәреслеге ята. Эштә буш вакытым булган саен, берәр битен ачып укыйм. Секретарь ханымның татарча нәрсә дә булса әйтүен сорыйм”, - диде ул. Владыка татар теле дәреслегенең кайсы авторныкы икәнен әйтергә кыенсынды.

Фото:архив/Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X