Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Качып йөрсәң...

Шушы көннәрдә район прокуратурасы “Хәрби бурыч һәм гаскәри хезмәт турында”гы Федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшереп, хәрби хезмәтеннән качып йөрүче 25 яшьлек рәсми эш урыны булмаган Саба егете З. карата җинаять эше кузгату мәсьәләсен күтәрде.

Ул 2016 елның көзге  чакырылышында медицина тикшерүе  узарга республика хәрби  комиссариатының Саба һәм Теләче районнары  бүлегенә  килергә тиеш була. Әмма  Кораллы Көчләрдә хезмәт итүдән читләшү ниятендә, армиягә чакыру  пунктына килми. 2017 елның көзге чакырылышы башлангач та, кулына  повестка тоттыруларына карамастан, 11 һәм 13 декабрь  көннәрендә медицина тикшерүе  узмый.
 Әлеге җинаятьнең иҗтимагый  куркынычлы  ягы шуннан гыйбарәт, гражданин хәрби   хезмәттән  читләшеп  Кораллы  Көчләрне комплектлауның билгеләнгән тәртибен боза, шуның  белән илнең  оборона сәләтенә  зыян  сала.
   Судта З. үзенең  гаебен тулысынча тануын  белдерде. Әмма үкенүе аны җәзадан  коткарып  кала  алмады. Хәрби хезмәткә барудан законсыз баш тартучыны  15000 сум күләмендә штрафка тарту турында карар  чыгарылды. Хәрби хезмәтне дә барыбер үтәргә туры  киләчәк. Әмма  элек хөкем ителгәнлеге аңа гомере буена кара тап булып  ияреп барачак. Моннан хәрби хезмәттән ничек тә читләшергә тырышкан егетләр үзләренә тиешле  нәтиҗә  ясасыннар, эшләр судка барып җитеп,  соңыннан гомер   буе үкенергә туры  килмәсен   иде.
 

Рәшит Ахунов,
район прокуроры урынбасары.

Фото: Султан Исхаков/Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X