РИЗЫК ӘДӘПЛӘРЕ: ПӘЙГАМБӘРЕБЕЗ ДӘРЕСЛӘРЕ
Кеше дөньяга ашау, эчү һәм күңел ачу өчен генә килмәгән. Без дөньяны танып-беләбез, өйрәнәбез, аның матурлыгына, катлаулы һәм гади булуына сокланабыз. Кайберәүләр җирдәге гомерләре ашауга багышлана, әмма чын мәгънәсендә акыллы һәм иманлы кеше яшәү, гомер итү хакына гына туклана.
Ашау-эчүнең дә үз әдәпләре бар. Ике нәрсә туклануның мәҗбүри шарты булып тора. Беренчедән, без ашый торган ризык хәләл булырга тиеш. Хәләл туклану турында без “Ялкын”да сөйләгән идек инде, искә төшер. Икенче шарт – ризыкның Аллаһ тарафыннан бүләк ителгән бер нигъмәт булуын истә тотарга кирәк. Шуны аңласаң, син инде “Бисмилләһир-рахмәәнир-рахим” кәлимәсен дә онытмаячаксың.
Пәйгамбәребез дәресләре
Һәр мөселман Мөхәммәд с. яшәү рәвешен үзенә үрнәк итеп куя. Бу рнәк гамәлләрне сөннәт дип атыйлар. Ашау-эчүнең сөннәтләрен санап үтик.
* чисталык: кул юу кебек гадәти нәрсәләр – Пәйгамбәребезнең сөннәте.
* сабырлык: өстәл артына ашыкмыйча, әдәп саклап утырырга, ризыкны җентекләп чәйнәп йотарга, кабаланмаска кирәк. Бер кисәкне ашап бетермичә, икенче кисәккә үрелү яхшы түгел.
* чама белү: Пәйгамбәребез күп ашамаган һәм өстәл артыннан чак кына ач килеш китә торган булган.
* куллар: диндә уң кул белән ашау сөннәт дип санала; ризыкны бармак белән алганда, өч бармакны куллану яхшы.
* су: су эчкәндә өчәр йотымга бүлеп эчәргә һәм һәр йотым алдыннан Бисмилләһне әйтергә кирәк.
* кайнар ризык: бик кайнар ризык ашау хуп күрелми, әмма кайнар ашамлык чыгарганнар икән инде, бу очракта аңа өрергә кирәкми.
* рәхмәтле булу: тукланганнан соң “амин тоту”, ягъни дога кылып, ризык өчен Аллаһыга шөкер итү.
Ашыгыз бәрәкәтле булсын!
Фото: https://cdn.pixabay.com | jpeter2
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев