Саба таңнары

“Иремнән “Я от тебя ухожу, прости, влюбился” дигән смс кына килде”

Кайнана-килен мөнәсә­бәтләре турында күп язалар, күп сөйлиләр. Кайбер яшь хатыннарның кайнаналары хакында сүз чыкса йөзләрен сытып, ямьсез итеп сөйләнүләрен ишетеп шаккатасың. Кайвакыт мондыйларны ярты сүздән бүлдереп: “Соң, чибәр, укымышлы, умырып акча эшли торган, алма кебек балаларыңның атасын сиңа шул син әйткән “үзе котсыз, шапшак, мыжгак хатын” табып, үстереп, тәрбияләп биргән түгелме соң?! Менә үзең дә ир бала үстерәсең, кайнанаң хәлендә буласыларың алда әле!” — дим.

Ирләренең олыгаеп барган әниләренә азмы-күпме ярдәм итү­ләренә каршы төшә торган, кырыкмаса кырык сә­бәп табып әнисенең хәлен белергә дә җибәрмәскә тырыша торган хатыннарны исемләп, дистәләп саный алам…

Миңа 35 яшь. 10 яшьлек улымны ялгызым үс­терәм. 8 ел элек ирем таш­лап чыгып киткәч, мин әлеге бәхетсезлегемне кайнанамнан күрдем: икейөзле, хыянәтче, сөйрәлчек иремә булган нәфрәтемне әнисенә күчердем дә куйдым бит! Шулай булмый ни, кем тәрбияләгән соң аны шундый итеп дип ярсыдым. Кайнанамның мин­нән ныграк өзгә­лә­нүе­нә дә: “әй, кыланмасана!” — дип кенә кычкырдым…

Әлфис белән ике ел яратышып йөреп өйләнешкән идек. Баштарак кечкенә генә бер бүлмәле фатирга кереп яшәдек. Бала туар вакыт җиткәч, иремнең әнисе безгә үз янына, авылга кайтып торырга тәкъдим итте. Уйлаштык та, әлегә шулай кулайрак булыр дидек. Әлфисләрнең авылы шәһәрдән ерак түгел, ирем эше­нә кайтып-китеп йөрер, кеше почмагына акча түккәнче, булган акчаны җыеп барырбыз да, ипотекага фатир алырбыз дип авылга күчендек.

Кайнанам күптән түгел генә пенсиягә чыккан, әле бик нык, уңган-булган хатын иде. Берничә ел элек йөрәк өянәгеннән вафат булган кайната белән җир җимертеп эшләп, яңа йорт җиткереп кергән булганнар. Кайнана-әни бик тә ипле холыклы иде, минем кебек үк медицина әһеле дә булгач, бик килешеп яши башладык. Аш-суга, кул эшләренә оста иде сөеклемнең әнисе. Аларда яши башлагач кына мин үземнең әнидән хуҗабикә эшләренә бик өйрәнмәгәнемне аңлап алдым. Ә кайнанам булдыксызлыгымны бөтенләй күрмичәме, күрмәмешкә салы­шыпмы, җайлап кына мине аш-суга да, кул эшлә­ренә дә өйрәтеп бетерде. өйрәнеп кенә дә калмадым, пешеренергә ярата башладым! Улыбыз тугач та бездән ныграк әни сөенде!

Әлфиснең “икенче сменага калдым”, “Эштән соң ардым да, иптәш малайларга гына кереп йокладым” дип кайтмый калулары ешая башлагач та иң әвәл кайнанамның шикләнә калуын хәзерге акылым белән генә искә төшерәм. Улын тиргәвен ишетеп: “Ярар инде, әни, чыннан да арган килеш кайтып йөрмәгәндер”, — дип, әлфисне яклап та маташканым истә.

Ә бервакыт ирем бөтенләй кайтмас булды. Миңа русчалап язылган “Я от тебя ухожу, прости, влюбился” дигән смс кына килде. әни елап кызарып беткән күзләрен миннән яшереп шәһәргә чы­гып китте… Менә ул кайткач һәм әлфиснең хезмәттәш хатыны белән яши башлавы хакында елый-елый сөйләвен тыңлагач, чы­гырдан тәмам чыгып: “әй, кыланмасана!” — дип кычкырдым инде мин аңа. Дуамалланып баланың, үземнең киемнәрне җыеп сумкага тутыруымны кү­реп, кайнанам ачыргаланып: “Китмә, кая барасың, балакаем!” — дип ялвара башлады. Каламмы соң шул кабәхәтне үстергән хатын янында! Туган йортыма, Мамадышка кайтып төштем ике яшьлек улымны күтәреп. Үземнең әни абый-җиңги һәм аларның өч балалары белән яши, йортыбыз иркен түгел. Кыскасы, абый белән җиңги мине кочак җәеп каршы алдылар дия алмыйм. Кая барыйм инде, үпкәмне эчемә йотып шунда яши башладым.

Берничә көннән Лаештан кайнанам килеп төште. әни белән чөкердәшеп чәй эчтеләр дә, мине урталарына утыртып үгетли башладылар. “Эшкә чыгар вакытың да җитте, балага күз-колак булырга кодагыйның саулыгы юк, кайтыйк, кызым, өйгә. Мин дә сездән башка яши алмыйм бит, аңла инде, зинһар!” — диде кайнанам. Әбисенең итәгеннән төшми нидер сөйләнгән улыма карап, киләчәгемне уйлап, кабат кайнанам йортына кайттым…

Реклама

Тиздән улымны әнигә калдырып, мин дә шәһәргә йөреп эшли башладым. Түләүле клиникада эшләү­дән тыш, авыруларның өенә барып система куям, массаж ясыйм (бераз мактану булса да, алга китеп шуны әйтим, мин хәзер бик оста массажчы исәп­ләнәм, ә үзенчәлекле массаж серләренә кайнанам өйрәткән иде). Кыскасы, ары чабам, бире чабам… Кайтуыма кайнар аш, җылы, чиста өйдә балкып әни һәм сәламәт-шат балам каршы алалар.

Әмма тынычлап яшәргә язмаган икән, әлфистән тагын смс килеп төште: “Син анда яшәгәч, мин үз йортыма да кайта алмыйм мыни инде”, — дип язган. Әнигә бу хакта әйткәч, дөртләп кабынды: “Кайтасы килгәч, китмәсен иде!” — диде.

Бу юлы миңа аны үгетләргә туры килде. “Улыма балалар бакчасына чиратыбыз да җитте, социаль ипотека алу мөмкинлегем дә бар, китик без, әни. Ачуланма, син безгә килерсең, без кайтып йө­рербез”, — дидем.

Менә шулай, инде 8 ел буена әни белән кыз кебек йөрешеп, хәбәрләшеп яшибез. Ә әлфис белән теге хатын һаман язылышмаганнар икән. “Ике кызын үстерешә, фатир бурычын түләште, ә чын гаилә башлыгы, әти була алмады”, — дип өзгәләнә әни. Мин дә улыма карыйм да, чын ир итеп үстерә алырбызмы, әтисе ялгышларын кабатламасмы дип борчылам.

Бөтен гаепне ул үстергән әниләрдән күрергә гадәтләнгән хатын-кызларга киңәшем шул: кайнанаңны ярат, ярата алмасаң — хөрмәт ит, хөрмәт итә алмасаң — кызган. Ул да синең кебек үк Ана бит!

АЙСЫЛУ сөйләгәннәрне Раушания ШӘЯХМӘТОВА язып алды.

http://tatyash.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: