Саба таңнары

Үлгән хатыны турында “Котылды бичара…” диделәр

Бу кеше турында яза башлаганчы ике төрле хис кичердем: кызгану һәм ачу хисе. Хәер, үзегез укып карагыз, исемнәрен үзгәртеп язам.

Кыям бабай бүгенге көндә ялгыз яши, картлыгын бик авыр кичерә. Ялгызлык бу кадәр авыр булыр дип уйламаган иде ул. Яшь чагында кулыннан килмәгән эше юк иде. үтүк төзәтүдән башлап, машина җыюга кадәр, ниләр генә майтармады! Эшкә карусызлыгы, ашауга талымсызлыгы аркасында аңа эш кушучыларның чуты юк, хәтта күрше авыллардан да эшкә әйдәргә килүчеләрдән кайчак чират тезелә иде.

Эшләткән кешегә яхшы: хезмәте өчен артык кыйммәт сорамый, алына икән, җиренә җиткереп эшли. Бер ярты утыртсаң, сөйләшенгән бәядән азрак та ала. Тик аның бу эш­лә­ре өйдәгеләренә генә бик кыенга төшә, чөнки ир эчкән аракысын буена сеңдерә белми. Эченә 100 грамм керүгә, останың җырга “һәвәслеге”н бәреп чыгара. Моңы юк, ә көе һәр­вакыт “Алмагач­ла­ры”­ныкы, нинди генә җыр җырласа да. Анысы бер хәл, Кыям абыйны тың­ларга “тамашачы” кирәк. Ике малае, көне буе фермада эшләп, аннан кайтып өйдәге эшен тәмамлаганчы тәмам хәлдән тайган хатыны Кыям абый арып йокыга киткәнче аның “концертын” тыңларга мәҗбүр иде. Тыңламыйлар икән, өйдә тавыш чыга, имеш, аны санламыйлар, өйдә аны — алтын куллы Кыямны хөрмәт итүче юк.

Балалар кечерәк вакытта ярый иде әле, ул мескеннәр тыңлап утырган җирләрендә йоклап китә­ләр дә, әниләре урыннарына алып барып сала иде. Ләкин малайлар укыр­га кергәч, эшләр мөшкелләнде. Аларга тыныч кына дәрес хәзерләү бик сирәк көннәрдә генә эләгә иде.

Оста Кыямның шабашкага чакырылмый калган көне бик сирәк, шуңа карап аек көне дә юк диярлек. Хатыны белән уллары айның бер генә атнасын булса да тыныч кына яши алдымы икән? Ике көннең берендә балалар белән мунчада кунып йөрүләр, исерек атаның йокыга китүен көтеп бәрәңге бакчасында утырулар бер дә рәхәт түгел иде.

Халисә апа Кыям абый белән күп тапкырлар сөйләшеп карады, тик нәти­җә­­се генә юк, ире исереп кайттымы, теләсә-нәрсә­дән зур тавыш чыгарып котыра иде. Аерылып ки­тәр җире дә юк, әти-әнисе күптән вафат, туганнары юк.

Әти-әнисенә бердәнбер бала иде Халисә. Якты дөньяда шушы ике баласы белән Кыямыннан кала беркеме юк бит. Түзде Халисә, тешләрен кысып йө­ри торгач, алар какшап коелып беттеләр. Ябыгып, ямьсезләнеп бик яшьли төс ташлады. Әллә балалар үсә төшкәч бераз басылырмы дип өметләнсә дә, өмете бөтенләй акланмады.

Реклама

Ике малае, нинди авыр шартларда үссәләр дә, икесе дә югары белем алып, шәһәргә торырга китеп бардылар, гаилә кордылар. Алтыдагы — алтмышта диләр, балалары кыска вакытка кунакка кайтканда да тыела белмәде Кыям абый. Инде күптән лаеклы ялга чыгып, яхшы гына пенсия алса да, шабашкага йөрүен дә, эчүен дә ташламады. Балалары туган йортларыннан тәмам бизеп, бик сирәк кайта башладылар. Әни­ләрен кызгандылар алар. Әтиләрен дөрес юлга кертә алуларыннан өметләрен өзеп, әниләрен үзләре белән китәргә үгетләделәр. Халисә апа кайчагында әллә чынлап та китим микән, картлык көнемдә тынычлап, оныкларымны тәрбияләшеп, балаларым янында яшәр идем дип талпынып куйса да, гомер иткән Кыямын ташлап чыгып китәргә кызганды, ни дисәң дә бергә ничә дистә еллар яшәлгән, балалар үстерелгән бит. Күңелсез, бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаш көннәр бер-бер артлы үтә торды. Халисә апаның элеккечә үк бер генә тыныч, рәхәт көне булмады, һаман шул бер репертуардагы “концерт”, тавыш-гауга. әллә нигә бер кайткан балалары хәтта бер төн кунарга да калмадылар, хәл-әхвәл белешеп чәй эчүгә китү ягын карадылар.

Халисә апа беркөнне утырган көенчә күзләрен бүтән ачмады. Аның хәлен якыннан белгән күрше-күлән: “Котылды бичара…” — диюдән ары сүз әйтмәде. Балалары әти­ләрен битәрләп бер генә сүз дә әйтмәделәр. Шунысы кыен да иде инде аның өчен. Кайткан саен әни­ләрен үзләре белән алып китәргә өндәгән балалары Кыям абыйны алып китү турында бер сүз кузгатмадылар. Халисәсенең кырыгын уздырганнан соң балалар, оныклар, туганнар таралышып беттеләр. Кыям абыйга һәр почмак саен яман күзе белән ялгызлык карап тора башлады. Үч иткән кебек ник бер кеше килеп эшкә чакырсын! Килсеннәр генә иде, бушлай эшләр иде эшләрен, юк килмиләр, әйтерсең лә бөтенесе сүз берләште. Халисә исән вакытта еш кереп йөргән күрше-күлән дә капка келәсенә орынмас булды…

Сәер хәл: Халисәсе үлгән көннән Кыям абый кырт кисеп эчүен ташлады. Ялгызлык бик үзәгенә үткәндә бер ярты алып кайтып карады, ләкин нигәдер эчә алмады. үз гомерендә бер мәртәбә елап карамаган ир хәзер Халисәсен сагынуга, ялгызлыкка түзә алмыйча бик еш елый торганга әйләнде. Кайвакыт капка төбенә чыгып утыргалый, балалар кайтасы юлга озаклап карап тора. Тик анда да юл буп-буш, Кыям абыйның күңеле кебек үк. Ишегалдында да ике кулына бер эш тапмыйча интегеп кенә йөри. Үткәннәре өчен бик үкенсә дә инде бер нәрсәне дә кире кайтару мөмкин булмавы җанын талый аның. Сатудан гына аласы, югыйсә Газетаның бер санында якташым Ми­ләү­­шәнең: “Сатмасалар тарт­маслар иде” дигән мәкаләсен кызыксынып укыдым. Дөрес сүзгә җавап юк. һәркем шул фикердәдер. Халыкның сәламәтлеген саклау турында сөйләнәләр, ә бит тәмәке, аракы афәт­­ләреннән арындыручы юк. Исерек белән идарә итү җиңел чөнки. Беркөнне кибеттә бер хатын: “Самолетлар, йортлар шартлый, бик кызганыч. Нишләп аракы заводлары шартламый икән, анысына көенмәс идем”, — дип куйды. Үзәгенә үткәнгә әйтте бит инде ул бу сүзләрне. Аракы, тә­мә­ке тамак туклыгы түгел. Сатудан гына алырга кирәк, шуның белән эш бетә. Без үскәндә наркоман, наркотик терминнары сүзлектә дә юк иде. ә хәзер илгә каян керә бу агу? Наркоманнар кулыннан күпме кеше харап булды. Кешегә гомер сәгатьләп, минутлап саналып кына бирелгән. Ә гомернең, ил байлыгы булган халыкның кадере юк.

Фото: www.pixabay.com| pasja1000

Автор: Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА

http://tatyash.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: