Саба таңнары
  • Тат Рус Лат
  • Әни, аңа ни карап чыктың?

    Минем беренче ирем бик каты эчте, мин аннан ике яшьлек бер бала белән аерылып киттем. Ике ел ялгызым гына тордым, аннары мине иптәш кызым икенче ирем белән таныштырды.

      Танышканчы ук сорадым: эчәме, юкмы дидем. Бик тәртипле кеше диделәр. Чыннан да, эчми-тартмый торган, намаз укый торган кеше булып чыкты. Аның белән егерме ел яшибез инде хәзер. Ике малай, ике кыз үстердек. Алар хәзер студентлар. Олы малай хәзер чит илдә, Мисырда укый. Балаларыбызның барысы да студентлар.

       Фатир дип, бала дип, исерек ирне түзеп яшәү дөрес түгелдер дип уйлыйм мин. Исерек ата белән ул балалар нәрсә күреп үсәләр соң? Теләгәндә, фатирын да, акчасын да, мөлкәтен дә кабаттан табарга, җыярга була. Исерек ирдән китәргә кирәк! Минем киңәшем шул. Иптәшем олы улымны какмады, киресенчә, бар җанын биреп тәрбияләде, бергә намаз укыдылар. Чын егет итеп үстерде. Улым да үги атасын бик хөрмәтләп тора. Үз әтисен дә авылга кайтып күрде. Беренче иремнең энекәше авылга кунакка чакырган иде улымны, шунда кайтырга булды. Ул вакытта улым унынчы класста укый иде. Кайтып күреп килгәнән соң миңа болай диде: “И, әни, син нишләп шундый кешегә кияүгә барган идең соң? Нәрсә карадың?” – диде. Бу сорауны ул мине ачуланып түгел, ә кызганып, аңлап, хәлемә кереп бирде. Күңелем нечкәреп китеп, әйбәтләп аңлаттым инде. Моңарчы да гел әйтеп, сөйләп килә идем аңарга, берни дә яшермәдем. Ә улым аны үз күзләре белән күреп килгәч, мине тагын да яхшырак аңлады. Өйләнешкәндә үзенең чын йөзен күрсәтмәгән иде бит ул дип аңлаттым.
       Эчкән кеше сәбәп таба ул, берара аның белән аерым да яшәп карадык, кайнана белән дә яшәп карадык. Булмый ул! Исерек барыбер аракысын да, сәбәбен дә таба! Анасы да соңрак миңа әйтте: “Эчүен ташламас микән дип кенә өйләндергән идек без аны”, – диде. Аннары шул ук кайнана мине гаепләде дә, син юаш, син аны эчүеннән ташлата алмыйсың диде. Нишләтәсең инде ул исерекне? Бернишләтә алмыйсың син аны. Исенә төшеп китеп, кайтып керә торган кешегә әйттең ни, әйтмәдең ни. Ул беренче ирем аннары анасы белән, өйләнмәгән бер абыйсы белән яшәде. Анасы да үлеп киткән дип ишеттем, өйләнмәгән абыйсы да, эчә торгач, илле яшен чак тутырып үлеп киткән. Шулай итеп, минем элеккеге ирем хәзер берүзе яшәп ята диделәр. Бүтән өйләнмәгән дә ул. Мин аны теге чакта алиментка да бирмәдем. Киләчәктә: “Мин сине карадым, әйдә, әзер син мине кара”, – дип, малайның теңкәсенә тияр дип курыктым. Өйләнсен иде, мин аңа начарлык теләмәдем. Бәлки усалрак хатын эләгеп, эчүен ташлатыр дип уйлаган идем. Алай булмады. Мин аңарга бәхет кенә теләдем. Безне эзләп кызыксынып та йөрмәде, аны күрмәскә дип, мин ерак киттем. Без аңа кирәк түгел иде инде ул.
       Авыр вакытлар булды, булмады түгел, тормыш бит инде бу. Аллага шөкер, аерылып киткәнемә беркайчан да үкенгәнем булмады. Башкаларга да киңәшем шул. Фатир да кызганыч, балалар да әтисез кала дип, аерылырга көч таба алмыйча яшәүче хатыннар сүземне тыңласыннар иде. Үзенең атасы белән яши дигән булып, эчкече белән яшәүдән балага бернинди файда да юк!

    Автор: Гөлсирин

    Фото: www.pixibay.com | OpenClipart-Vectors / 27434

    Безнең авыл гыйбрәте

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: