ТЫРЫШЛЫК ҺӘМ ХӨРМӘТ – ЯНӘШӘ
Районыбызда төзелешләр күп хәзер. Ел саен яңа объектлар сафка баса, йортларга, социаль учреждениеләргә агымдагы һәм капиталь ремонтлар ясала.
Кешеләр яңа йортка күчү, төзекләндерелгән биналарда эшли башлау шатлыгы кичерә, төзүчеләргә рәхмәт сүзләре әйтелә. Мондый тантаналарда бигрәк тә кулына кирпеч-измә чиләге яки башка төр төзү коралы тотып эшләүчеләрнең хезмәте бәяләнә. Ә менә култык астына портфель кыстырып объектка килүчеләрнең, нәрсәдер тикшереп йөрүчеләрнең вазифасын күпләр аңлап бетерми. "Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" дәүләт казна учреждениесе ("Главинвестстрой") производство бүлеге баш белгече Шәфкать Галимовның да, үзе әйтмешли, эше турыдан-туры күзгә ташланып тормый. Әмма бу беренче карашка гына шулай. Чынбарлыкта исә, проектлаудан башлап, файдалануга тапшырганчыга кадәр, объектлар төзелешенә нәкъ менә шушы учреждение белгечләренең хәлиткеч өлеше керә. Гомумән, "Главинвестстрой" - дәрәҗәле учреждение, ул дәүләт заказчысы да, генераль подрядчылар белән эшләүче дә, төзелешнең барышына, сыйфатына, файдалануга бирү срокларының үтәлешенә контрольлек итүче дә. Ш.Галимовны ул чагында әле ТАССР Министрлар Советының капиталь төзелеш идарәсе булган шушы учреждениегә эшкә 1989 елда тәгаенлиләр. Район авыл хуҗалыгы идарәсендә (ул вакытта - РАПО) башкарган инженер-төзүче вазифасыннан Татпотребсоюзның Теләче промкомбинатына директор урынбасары итеп җибәрелгән Шәфкать, шулай итеп, бер ел эчендә кабат үз белгечлеге белән бәйле эшкә кайта.
(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)
Ф.Мәүлетов.
Н.Дәүләтов фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев