Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Машинамны тиз таптылар

Мин Саба районына читтән килеп бер оешмада ремонт эшләрендә катнашам. Сабага килгәч, үзем белән булган бер вакыйга кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.

Гыйнвар азагында җирле полициягә эшем төште, чөнки машинамны урладылар. Дөресен әйтим, полиция хезмәткәрләре белән очрашканчы, аларга карата бик уңай мөнәсәбәттә түгел идем. Чөнки, яшерен-батырын түгел, ике тапкыр утырып чыккан кеше буларак, араларында төрлесен очратырга туры килде. Хәтта аларның миңа исемем белән эндәшкәннәрен дә хәтерләмим. Әмма бу юлы Саба полициясенә мөрәҗәгать иткәч, хокук саклаучыларга карата фикерем үзгәрде. Ярдәм сорап килгәч, полиция хезмәткәрләре бөтен эшләрен читкә куеп, миңа тиешле игътибар күрсәттеләр. Яман сүз әйтүче, орышучы юк, барысы да итагатьлеләр. Урланган машинамның хуҗасы - минем улым янына да, үзе килә алмаганын белгәч, бернинди мәшәкатьсез 350 чакрым арага чыгып киттеләр. Әлеге бүлек полицейскийлары белән аралашканнан соң, хокук саклаучыларның барысы да шулай булса, халыктан аларга хөрмәт артыр иде дип уйлыйм. Ә машинама килгәндә, аны тиз арада таптылар. Өлкән дознаватель И.Дәүлиев, ЮХИДИ инспекторы М.Гаязов, өлкән участок вәкаләтлесе Ф.Шиһабиев һәм полиция начальнигы урынбасары Ф.Вафинга зур хөрмәтемне белдерәм һәм җаваплы эшләрендә зур уңышлар телим.

Владимир Сидоров,

Тәтеш районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев