Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Өметем артты

Сезгә хат язучы тоткын Габделхәй.

Мин җәй азагында "Саба таңнары" газетасына хат юллаган идем. Күптән түгел шигырьләрем басылган газетаны кулыма алып уку бәхетенә ирештем. Аны миңа сезнең районның Югары Симет авылында яшәүче, бездә эшләүче егет - Ирек Хассамов тапшырды. Шул вакытларда ничек куанганнарымны белсәгез. Иректән мәхрүм ителгәннәрне дә игътибарсыз калдырмауыгыз миңа яшәү чаткысы өстәде, киләчәккә өмет уятты. Тоткындагыларның барысын да кешелеклелектән сызып ташламауыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт сезгә. Ябылуда булсам да, күңелем иҗатка тартыла. Йөрәктәге хисләремне шигъри юлларга төшерәм, аны җырчылар да сорап ала. Кайберләре инде тыңлаучыларга да барып иреште.

Газетагызны кулыма алып укыгач та, ихлас күңелле, яхшы кешеләр бар икән әле, дип куандым. Шуларның берсе, сезнең як егете - Ирек Муллахмәт улы Хассамов. Ул да башкалар кебек гап-гади тормыш юлы үткән. Мәктәп, училище тәмамлаган, аннан соң армия сафларында хезмәт иткән. Самарада ярты ел "учебка"да булгач, Ирек ел ярым кызу ноктада - Чечняда хезмәт итә. Исән-имин армия хезмәтен тутырып туган авылына кайткач, күрше авылның акыллы, чибәр кызы Зилә белән тормыш кора. Күптән түгел үз тырышлыклары белән яңа йорт төзеп кергәннәр. Берсеннән-берсе акыллы өч кыз үстерәләр. Гади авыл тормышы белән тыйнак кына гомер кичерәләр икән. 23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, Иреккә һәм барлык ир-егетләргә ихлас теләкләрем кушылган шигыремне юллыйсым килә.

 

Рәхмәт әйт син, җирдә яшәвеңә

Аллаһ биргән җанлы гомергә.

Атла горур алга, бу тормышта

Хисләреңне түбән төшермә.

 

Син югалтма булган сөюеңне

Йөрсен бәхет һәрчак яныңда.

Чыксын кояш барган юлларыңда,

Нурлар сибеп тагын-тагында.

 

Шатлан бердән керсез мәхәббәткә,

Үссен уйнап сезнең балалар.

Ак чәчәкләр төсле матурлыкта

Яшәп көн дә, алмый яралар.

 

Кемнәр генә каршы килер икән,

Бу тормышта тату яшәргә.

Бир син булган йөрәк сөюеңне

Үз дөньяңны, аннан яшермә.

Габделхәй Биктимеров.

Казан шәһәре.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев