Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мин-милләт киләчәге

“И туган тел, и матур тел, Әткәм - әнкәмнең теле...” –дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата – бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.

Татарстан республикасы президенты Р.Н.Миннеханов тарафыннан 2021 ел «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” дип игълан ителде. Шул уңайдан Түбән Шытсу төп мәктәбендә бик күп чаралар оештырыла. Мин шул чараларның берничәсе турында сөйләп үтәм.

Бу елга “Тукай теле- туган телем” әдәби-музыкаль кичәсе белән старт бирелде.

“Мин-милләт киләчәге “ исеме астында почмак булдырылды. Почмакта татар милләтенең тарихы бүгенге көн белән аралаштырып урнаштырылды.Милли ризыклар, агачтан эшләнгән савыт-саба,борынгы китаплар,милли киемнәр,халкыбызның уен кораллары шушында урын тапты. Хәзерге вакытта күп кенә авыл өйләрендә бетә барган мичләр дә булдырылды,анда хәтта мич башында песи дә йоклап ята. Татар кызы һәм татар егете дә өйдә милли киемнәргә киенеп басып торалар. Милли почмакта күп әйберләр кулдан чигелгән.Хәзерге көндә бу әйберләр өйләрдә юк дип әйтеп булмый,без чигүле әйберләрне Чәбки-Сабадан Абдуллина Минзәлифә ападан таптык. Аның өе үзенең кул эшләренә чумган.Анда кулдан чигелмәгән бер җир дә юк һәм алар бер-берсен һич кенә дә кабатламыйлар.

“Мин татарча сөйләшәм”кичәсендә татар егетләре һәм татар кызлары үзара тапкырлыкта көч сынаштылар.Уен укучыларның туган телләр буенча белемнәрен сынау өчен блиц-сораулар,мәкальләр,русчадан татарчага,татарчадан русчага тәрҗемә итә белүләре буенча сораулардан торды. Уенда татар егетләре аз гына өстенлек белән җиңүгә иреште.

5 февральдә “Һәр халыкның үз төсе”дигән Тамчы-Шоу уены милләтебезнең үзенчәлекләре турында сөйләде. Уенда 7 сыйныф укучылары катнашып,үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.Укучылар Татарстан Республикасының күренекле шәхесләре,истәлекле урыннары,төрле милләтләрнең гадәт- йолалары буенча өстәмә мәгълүмат алдылар.

6 февральдә мәктәбебездә шаулап- гөрләп Мәгсүм Фәйзиев истәлегенә инде 13 тапкыр уздырылучы милли көрәш бәйгесе үтте. Бәйге җыр-бию белән аралаштырылган иде. Бигрәк тә тамашачыларга М.Фәйзиевның оныгы,районда Талант Фест конкурсында 2 урын алган Фәйзрахманова Румия җырлавы күңелләренә хуш килгәндер.Мәгсүм бабалары оныгы Рамилнең икенче урын яулавына да сөенеп ятадыр,чөнки көрәшчеләр буыны дәвам итә.

2 сыйныф укучылары “Мең дә бер кичә” чарасында гарәп теле,биюләре, ризыклары, динебез белән таныштырдылар.Тамашачылар да тик утырмады,төрле ярышларда катнашып, бүләкләр алдылар. Үзләре белгән догаларны сөйләп,безне шаккаттырдылар.

15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды.Иң башта шагыйрьнең батырлыгы,үткән героик юлы турында чыгыш ясалды. Кичәнең икенче өлешендә укучылар Җәлил шигырьләрен сәнгатьле укыдылар,әсәрләрен сәхнәләштерделәр. “Кичер мине,илем” дип аталган китап күргәзмәсе дә укучыларда кызыксыну уятты.Ул күргәзмә әле ай буе эшләячәк.

Әле алга таба планлаштырылган эшләребез бик күп. Аларны да матур итеп башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.

Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Җәүһәрия Хәниф кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев