26 февраль 2021 яңалыклары
-
Саба гимназиясендә "А ну-ка, парни!"
Фоторепортаж.
-
Хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча чемпионаты
25нче февральдә МБУ "Спорт комплексы"нда хезмәт коллективлары, авыл җирлекләре хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Саба муниципаль районы чемпионаты уеннары булып узды.
-
Роберт Галиевны соңгы юлга озаттылар
Роберт Галиев туган авылылы зиратына - Теләче районы Максабаш авылына җирләнде.
-
Татарстан синоптиклары буран, бозлавык һәм кар көртләре хакында кисәтә
Һава шартлары начараю аркасында күз күреме 500-1000 метрга кадәр кимиячәк.
-
Югары-Утар балалар йорты - интернатында «Без-иң яхшылар!» конкурс - уен бәйрәм программасы
25 февраль көнне безнең Югары-Утар балалар йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Без иң - яхшылар!” дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрелде.
-
Кәримулла Гатауллин кар чистарту машинасына ия булды
«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте 2014 елдан башлап үзе нәшер иткән басмаларга язылучылар арасында һәр ярты ел саен акция үткәреп, бүләкләр уйната.
-
Мин-милләт киләчәге
“И туган тел, и матур тел, Әткәм - әнкәмнең теле...” –дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Ни өчен? Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата – бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә.
-
АО «Транснефть – Прикамье» провело пожарно-тактические учения на нефтеперекачивающей станции
АО «Транснефть – Прикамье» совместно с подразделениями Федеральной противопожарной службы (ФПС) по Республике Татарстан МЧС России провело пожарно-тактическое учение (ПТУ) на нефтеперекачивающей станции (НПС) «Ковали» Казанского районного нефтепроводного управления (РНУ).
-
Ветераннар хөрмәтләнде
Бу көннәрдә Тимершык авылында яшәүче Нәзимә Газизулла кызы Нотфуллина һәм Шәмәрдәндә яшәүче Гальфадур Гафур улы Корбанов 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдылар.
-
Салкыннар түгел, саксызлык сәбәп
Февральдә көннәрнең салкын торуы сәбәпле, ягу мичләреннән, җылыту җайланмаларыннан актив файдалану янгыннар килеп чыгуга китерде. Агымдагы атнада безнең районда да ике янгын теркәлде. Сатыш авылында 22 февральдә тимер мичне артык кызу ягудан гараж янды. Икенче көнне иртән Югары Симет авылында да шәхси хуҗалык сараенда ут чыгып, корылманың кирпеч стенасы гына калды.
-
Синоптиклар март аенда салкыннар һәм җепшек көннәр булыр дип фаразлый
Кар бик күп булу сәбәпле, көннәр җылытуга өметләнергә кирәкми.
-
Срогы чыкканын сатуда тоткан
Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нигезендә яраклылык срогы чыккан, шулай ук куллану вакыты күрсәтелмәгән продукцияне сату тыела. Әгәр дә кибет шүрлекләрендә шундый продуктлар тора икән, бу сатып алучының сыйфатлы товар алу хокукын бозу булып санала. Күптән түгел район суды прокуратура тарафыннан кибеттә файдалану вакыты чыккан товар тоту факты буенча шәхси эшмәкәр С.га карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эшне карады.
-
Яшьләр парламентының икенче утырышы узды
25нче февраль көнне Саба муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентының икенче утырышы узды. Утырышта Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов чыгыш ясады, шулай ук, Саба муниципаль районы Башкарма комитеты бүлекләреннән вәкилләр чакырылган иде. Яшьләр парламенты икенче утырышта көн тәртибендәге алты мәсьәләне карады.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә әтиләр конференциясе оештырылды
25 февраль көнне әтиләргә ихтирам, хөрмәт хисләре тәрбияләү, мәктәп белән гаилә арасында тыгыз элемтә булдыру, әти кешенең гаиләдә бала тәрбияләүдә ролен үстерү максатыннан, Саба балалар сәнгать мәктәбендә “Гаиләдә ата тәрбиясе , гаиләнең ныклыгы – илнең матур киләчәге” дигән темага әтиләр конференциясе оештырылды. Конференциядә 60 әти катнашты.
-
«Ак Барс» оттырды, хәлиткеч голны буллит бәрүдә «Ак Барс»ның элекке уенчысы кертте
«Ак Барс» — «Металлург» уены исәбе — 2:3.