Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ветераннар хөрмәтләнде

Бу көннәрдә Тимершык авылында яшәүче Нәзимә Газизулла кызы Нотфуллина һәм Шәмәрдәндә яшәүче Гальфадур Гафур улы Корбанов 90 яшьлек олы юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алдылар.

Нәзимә Нотфуллина Тимершык авылында туган. Әтисе Газиулла 1941 елда сугышка китә, хәбәрсез югала. Сугыш чорында Нәзимә апа да көндезләрен колхозда төрле авыр эшләр башкара, кичләрен солдатларга оекбаш-бияләй бәйли. 1957 елда авылдашы Фәрит Нотфуллин белән гаилә корып, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Гомере буе тырыш, максатчан, хезмәтсөючән Нәзимә апа колхозда төрле хезмәтләр башкарып, лаеклы ялга чыга. Бүген дә бишвакыт намазын калдырмый, газета-китаплар укый, гөлләр ярата, якыннарын тәмле коймаклар белән сыйлый. Сигез оныгы, сигез оныкчыгына да кадерле әби булып, һәрберсенә хәер-дога кылып яши.

Гальфадур Корбанов Өтернәс авылында туа. 1947 елда гаиләләре белән Шәмәрдәнгә килеп төпләнәләр. 1948 елда Саба Леспромхозында эшли башлый. Гальфадур Корбанов 1951 елдан 1954 елга кадәр Мәскәүдә хәрби бурычын үти. Армия хезмәтеннән соң да Саба Леспромхозында хезмәтен дәвам итә. 1956 елда Рәйсә Әхмәтбай кызы белән гаилә коралар. 60 ел парлы гомер кичереп, өч бала тәрбияләп үстерәләр. 1968 елдан 1991 елга ягъни, лаеклы ялга чыкканчы «Агроснаб»та кранчы булып эшли. 2017 елда тормыш иптәше вафат була. Гальфадур Корбанов кызы Рәмзия гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә. Дүрт оныгы, җиде оныкчыгы бар.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев