Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Салкыннар түгел, саксызлык сәбәп

Февральдә көннәрнең салкын торуы сәбәпле, ягу мичләреннән, җылыту җайланмаларыннан актив файдалану янгыннар килеп чыгуга китерде. Агымдагы атнада безнең районда да ике янгын теркәлде. Сатыш авылында 22 февральдә тимер мичне артык кызу ягудан гараж янды. Икенче көнне иртән Югары Симет авылында да шәхси хуҗалык сараенда ут чыгып, корылманың кирпеч стенасы гына калды.

“Янгыннарга салкыннар түгел, саксызлык сәбәп. Ут, электр приборлары, ягу мичләре белән эш иткәндә һәркемнең аеруча игътибарлы һәм сак булуы таләп ителә. Ясалма, төзек булмаган җылыту приборларыннан файдалану, мичләргә 3 сәгатьтән дә артык ягу һәм караучысыз калдыру тыела. Көчле салкыннар янгыннарны сүндерүдә дә авырлыклар тудыра”,– дип кисәтә Саба һәм Теләче районнарында янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Айнур Галимуллин. Янгын очрагында – 01, кәрәзле телефоннан 112 номеры аша шалтыратырга кирәк.

Фото: архив/Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев