Реклама
Роберт Галиев туган авылылы зиратына - Теләче районы Максабаш авылына җирләнде.
Казан дәүләт аграр университетында Студентлар халык театрының сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Галиевны соңгы юлга озату мәрәсиме үтте.
Әлеге чараны «Татар-информ» сайты онлайн күрсәтте.
«Театрыбыз ятим калды. Роберт абыебызның исеме институтыбызның тарихына алтын хәрефләр белән язылыр», — диде Аграр университетның беренче проректоры Булат Җиһаншин.
Роберт Галиевны соңгы юлга озатырга Камал театрының күренекле артистлары Илдар Хәйруллин, Әсгать Хисмәтов, режиссер Раушан Шәриф һәм башкалар килгән иде.
Роберт Галиев туган авылы зиратына — Теләче районы Максабаш авылына җирләнәчәк.
Фото: Салават Камалетдинов
Чыганак: tatar-inform.tatar
Без социаль челтәрләрдә: Инстаграм, ТикТок, Ютуб, ВКонтакте, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз