«Саба-Арена» спорт мәктәбендә  өстәл теннисы буенча традицион «якшәмбе лигасы» узды
Спорт яңалыклары

«Саба-Арена» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча традицион «якшәмбе лигасы» узды

Ярышларда икенче лигада 12 дуэт һәм беренче лигада 9 дуэт катнашты.

Шәмәрдән авылы егетләре "Локомотив" дуэты — Тимур Шәрәфиев һәм Богдан Елесеев пьедесталның өченче баскычын яуладылар. Икенче урынга «Спартак» дуэты — Илназ Шәйхетдинов һәм Ихсан Гомәров күтәрелде. «Сәида» хатын — кызлар дуэты-Камилә Әхмәтова һәм Самира Аглиуллина җиңүче һәм беренче лигага юллама иясе булды.

Беренче лигада өченче урында «Тибхар» дуэты — Рәсүл Мөбәрәкҗанов һәм Илсаф Латыйпов. Икенче урынны «Саба-Арена» дуэты — Екатерина Ищенко һәм Галина Гороховатченко алды. Ир-атлар арасында Лигада Динара Исмаилова «Соло» җиңде. Киләсе атнада сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында өстәл теннисы буенча «Татарстан Кубогы» бөтенроссия ярышлары узачак!
 


Нет комментариев