Югары Утар балалар йорты «Кабак-2026» бәйрәмендә ике бүләк алды
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты «Кабак-2026» бәйрәмендә ике бүләк алды

Югары Утар авылындагы балалар йорты коллективы «Кабак-2026» бәйрәмендә «Иң матур фотозона» номинациясендә III урын һәм агитбригада чыгышы өчен кызыксындыру бүләге яулады.

Югары Утар авылында урнашкан балалар йорты коллективы һәм тәрбияләнүчеләр Байлар Сабасында  узган «Кабак-2026» бәйрәмендә катнаштылар. Фестивальгә кабактан матур композицияләр һәм төрле ризыклар әзерләнде. Бәйрәмнең төп ризыгы «Кабак бәлеше» булды . Бәйрәм программасында; “Иң зур кабак”, “Кабактан эшләнгән иң яхшы композиция”,”Кабактан әзерләнгән иң тәмле ризык”, “ Фотозона”, “Агитбригадалар” конкурслары үткәрелде.

 Коллектив “Иң матур фотозона” III урын, “Агитбригада” чыгышы өчен, кызыксындыру бүләге тапшырылды. Бәйрәм һәркемгә якты хисләр, яңа тәҗрибә һәм күтәренке кәеф бүләк итте.


Нет комментариев