Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Срогы чыкканын сатуда тоткан

Кулланучылар хокукларын яклау турын­дагы закон нигезендә яраклылык срогы чыккан, шулай ук куллану вакыты күрсәтелмәгән продукцияне сату тыела. Әгәр дә кибет шүрлекләрендә шундый продуктлар тора икән, бу сатып алучының сыйфатлы товар алу хокукын бозу булып санала. Күптән түгел район суды прокуратура тарафыннан кибеттә файдалану вакыты чыккан товар тоту факты буенча шәхси эшмәкәр С.га карата кузгатылган административ хокук бозу турындагы эшне карады.

Тикшерү вакытында аның Шәмәрдәндә урнашкан сәүдә ноктасында файдалану вакыты чыккан алкоголь продукциясе (сыра) барлыгы ачыклана. Әлеге факт фото һәм видеоматериаллар белән раслана. Җәмәгать судьясы шәхси эшмәкәрнең гамәлен кеше сәламәтлегенә куркыныч тудырган эшчәнлек алып бару буларак квалификацияләде. Суд, утырышка килмәве сәбәпле, административ хокук бозу турындагы материалны С.ның үзеннән башка карап, КоАПның 14.43 маддәсе нигезендә гаепләнүчене 20 мең сум штрафка тарту турында карар чыгарды.

Ләйсән Гаффарова, район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X