Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мишәгә пароход килгән

Элек, электр юк заманда Мишә елгасында Кече Шыңарның Аллаһ Тәгаләнең рөхсәте, кешеләрнең акылы белән корылган су тегермәне бар иде. Ничәмә еллар ике ташы белән көне-төне ничә йөз тонналар бөртекне онга әйләндереп авыл халкына игелек­ле хезмәт итте ул, Тегермәнче Гомәр абый өенә дә сирәк кайта, ашарына җәмәгате төшерә иде.

Язгы ташу буаны  ерса, авыл  халкы ат белән  урманнан ботак-сатак ташып, аны балчык белән аралаштырып, кабат Мишәне бөяп куя  иде. Безнең авыл турысында елга тулып, олы балыкларның  йөзгәне күренеп  тора. Һәвәскәр аучы Газизҗан абыйның балыкны мылтык белән атып алган чаклары да булды. 

Бервакыт мин – 5 яшьлек малай,  яшьтәшем Нәкыйп һәм башлангычта  укучы Хәмит белән басу  ягыннан  кайтып барабыз.  Кояшлы матур  көн. Тулы  сулы  Мишә елгасы өстендә нидер шәйләнә. Хәмитнең: ”Пароход килгән”,– дип кычкыруы булды, без Нәкыйп белән аска, Мишәгә таба  йөгердек. Ярга барып җитсәк – пароход түгел,  чуртым да юк. Хәмит  көлеп тора.  Суга Кече Шыңарның ферма, остаханә биналары шәүләсе төшкән булган икән.

Авыл электрлаштырылгач, тегермәннең дә, буаның да  кирәге  калмады. Елгада су бетте.  Хәзер Мишәне тавыклар да атлап  чыгарлык.     

Мәгъдәнур Гатауллин.

Чулпыч – Саба.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев