Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Әни” дияр Кешебез бар

Шундый кешеләр була: алар турында битараф кына сөйләү мөмкин түгел. Мин, һич икеләнмичә, безнең әни Сәяра Гарифулла кызы шундыйлардан дияр идем.

Исеме зур  хәрефтән  языла торган Кеше дип кенә әйтү аз булыр әниебез турында.  Кырык  елдан артык  педагогик стажы булган талантлы рус теле һәм әдәбияты  укытучысы ул.  Әни искиткеч хезмәт  сөючән, принципиаль, тирән фикерләү сәләтенә ия Кеше. Яраткан хезмәтенә намус белән карау үрнәге   күрсәтүче. Күренекле француз әдәбияты  классигы Оноре де Бальзак, гаять нык ихтыяр  көченнән башка зур талант төшенчәсе була  алмый, дигән. Без нәкъ  менә тормыш юлы дәвамында чарланган искиткеч ихтяр көче, намуслылык, хезмәт сөючәнлек,  үз дигәнендә нык торучанлык, үз-үзеңне аямау, кирәк  вакытта дипломат була алу Әнигә хезмәтендә  уңышка ирешергә һәм безгә үрнәк, ориентир булырга  ярдәм иткәндер дип уйлыйбыз.

Сугыш еллары һәм аннан  соң­гы чор авырлыкларына карамастан, ул Мичәнбаш башлангыч, Шәмәрдән урта   мәктәпләрен “бик яхшы” билгеләренә генә тәмамлап, Арча педагогика көллиятенә, алга таба Казан дәүләт педагогия институтына  укырга  кергән. Әни үзенең  укытучыларын,  курсташларын зур җылылык һәм рәхмәт хисләре белән искә ала.

Әниебез хезмәт юлын Арча педагогика  көллияте дипломы белән  1953 елда Эзмә мәктәбендә башлый.  Ләкин аның һөнәри эшчәнлегендә чәчәк  аткан  чор хәзерге вакытта  әтиебез Кави Сәлим  улы Байкиев исемен  йөртүче Икшермә кадет мәктәбенә туры  килә.  Әтиебез безне тирән белеме, дөньяга киң  карашы, кеше хәленә керүчән булуы, һәркемгә  ярдәмгә әзер торуы белән  сокландырды. Алар һәрчак   тулы гармониядә, үзара  аңлашып  яшәделәр.  Эшләренә шулкадәр бирелгән педагоглар  иделәр,  мәктәп проблемалары берсенең дә уеннан   чыгып тормады. “Хәтергә 40  ел бергә яшәвебезнең иң  якты, күңелле  мизгелләре  язылып калган”,– дип әтине  сагынып  искә ала әни. Һәм хәзер дә бергә эшләгән  педагогларны юксына, аларның вазифаларына намуслы карашы турында горурлану белән  сөйли. 

Ару-талусыз, нәтиҗәле эш­чән­леге    белән әниебез хез­мәтәшләренең,  укучыларының тирән ихтирамын казанды, күп бүләкләргә, “РСФСРның мә­гариф отличнигы” дигән мактаулы исемгә  лаек булды.  Хәзер дә безгә әнинең  укучылары  килә, олы рәхмәт   сүзләре  җиткерә. Менә шул хатларның берсе:  “Сәяра Гарифулловна безне гаделлеккә, пөхтәлеккә, кешеләргә карата ихтирамлы булырга  өйрәтте. Һәрвакыт таләпчән,  ярдәмчел   иде. Безне китап укуга гадәтләндерергә тырышты. Уку һәм җәмәгать эшләре белән бергә,  сәнгатькә тартты,  күп  җырлар, биюләр өйрәтте. Китапка мәхәббәт тәрбияләде, ныклы белем  бирде. Китап диңгезендә иң яхшысын табу өчен күп  укырга  кирәклеген төшендерде”. Укучылары әле дә  әниебез  бөек шагыйрьләргә һәм язучыларга багышлап әзерләгән һәм  үткәргән әдәби  кичәләрне  соклану һәм мәхәббәт белән искә ала.

Әниебез  бөтен гомерен изге эшкә биргән хәлдә дә балалары турында бер генә минутка да онытмавы, безнең өчен гел кайгыртып-борчылып яшәде. Әни безне үз вазифаларыбызны  сыйфат белән үтәргә, бер-беребезгә ярдәм итәргә өйрәтте. Аның тормышка, китапларга мәхәббәте безгә   күчте. Әниебезгә язмышы го­мер буена җитәрлек олы  зирәклек, үткен  акыл, биниһая ихтыяр  көче бүләк иткән. Кадерле әниебез! Без синең белән горурланабыз, кылган  яхшылыкларың өчен чиксез рәхмәт әйтәбез, алдында чиксез ихтирам белән баш иябез. 

Балаларың  исеменнән кызың Римма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Собханаллах,Саяра Гарифулловна!Исэн-сау,сэламэт булыгыз,балаларыгызнын игелеген куреп, куанып яшэгез! Яхшы укытучы булдыгыз,эшегезгэ ижади килдегез.Сезнен белэн аралашу кунелле иде.Тыныч тормыш телим Сезгэ!

    2
    X