15 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Татарстанда киләсе атна уртасында суыта
Төнлә һәм иртән термометрның терекөмеш баганасы –4, Татарстанның көнчыгышында –7 градуска кадәр төшәчәк.
-
Чыршысы булды, кары кирәк
Саба үзәгендә яшел чыршы бастырып куйдылар.
-
“Әдәби марафон” IX китап укучылар бәйгесендә Саба районы беренче урынны алды
Икенче урында – Апас районы Каратун мәктәбе, өченче урында – Казан.
-
Дамир Йосыпов ни өчен пассажирлардан үзенең исемен яшерә башлавы турында сөйләде
Самолет белән Россия Герое идарә итүен белеп алгач, пассажирлар зур дулкынлану кичерә икән.
-
Ел сыйныф җитәкчесе
14-15нче ноябрь көннәрендә Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе базасында тәрбия һәм балаларга өстәмә белем бирү өлкәсендә эшләүчеләрнең һөнәри осталык республика конкурсы муниципаль этабының «Сыйныф җитәкчесе» номинациясе үткәрелде. 18 педагог сыйныф сәгатьләре өзекләрен күрсәтте, хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклашты. Алар арасында иң яхшысы конкурсның зона этабында катнашачак.
-
Шимбә көнне авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Һәркем «кайнар линия» телефонына шалтыратып, ярминкәләр турында белешә һәм үз тәкъдимен әйтеп калдыра ала.
-
«Ну, погоди!» мультфильмының яңа серияләре төшереләчәк
«Союзмультфильм» киностудиясе «Ну, погоди!» мультфильмының яңа 26 сериясен төшерүне планлаштыра. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.
-
Мишә авыл җирлегендә төзекләндерү эшләре
Мишә авыл җирлегендә җирлек территориясен төзекләндерү буенча бер генә көнгә дә эш тукталмый. Бу көннәрдә үсеп киткән куаклар һәм агачларны кисү эшләре башкарыла.
-
АВЫР ЧАКТА ЯРДӘМ ИТТЕЛӘР
Быелгы көздә гаиләбез фаҗигале хәлгә дучар булды: 20 октябрьгә каршы төндә хуҗалыгыбызда янгын чыгып, йорт-җиребез мизгел эчендә яраксыз хәлгә килде. Ут телләре гомер буе җыйган мал-мөлкәтебезне күз алдында юкка чыгарды. Бу хәлләрнең яманлыгын үз башыңа төшмичә аңламыйсың икән, Ходай берәүгә дә күрергә язмасын.
-
РОССИЯДӘ 50 СУМЛЫК ТИМЕР АКЧА БАСТЫРА БАШЛАРГА МӨМКИННӘР
Үзәк Банк 50 сумлык тимер акча чыгару мәсьәләсен тикшерә. Бу турыда Үзәк Банк хезмәткәре Владимир Демиденко хәбәр итә.
-
Алабугада янгын чыккан фатирдан хатын-кызны коткарганнар
Янгын ут белән эш иткәндә саксызлык аркасында чыккан булырга мөмкин.
-
“Әни” дияр Кешебез бар
Шундый кешеләр була: алар турында битараф кына сөйләү мөмкин түгел. Мин, һич икеләнмичә, безнең әни Сәяра Гарифулла кызы шундыйлардан дияр идем.
-
Түләүсез юридик ярдәм
“Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында”гы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә Татарстан Республикасында ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла.
-
Каз өмәләре дә җитте
Көннәр салкынайткач, авылларда борынгыдан килгән матур йола яңарып, хуҗалыкларда каз өмәләре башлана. Өйдән-өйгә йөреп каз йолкулар, күмәкләшеп җыр башкару – күпләребезне балачактан бүгенге көнгә кадәр озата килүче матур хатирә ул. Шундый каз өмәсен әлерәк кенә Олы Кибәче клубы хезмәткәрләре “Сәрбиназ” ансамбле белән берлектә Фрүзилә Шакировалар йортында үткәрде. “Бик күңелле булды. Егерме каз эшкәрттек. Әле тагын бар. Бу күркәм йоланы башкалар да онытмасын иде”,–ди уңган хуҗабикә.
-
Хәния Фәрхинең кечкенә кызы Алсу баласын күрсәтә
Хәния Фәрхинең төпчек кызы Алсу Корбан гаете көнне беренче тапкыр әни булган иде. Шушы көннәрдә Алсу инстаграмында кечкенә кызчыгының фотосын куя.