Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Каз өмәләре дә җитте

Көннәр салкынайткач, авылларда борын­гыдан килгән матур йола яңарып, хуҗа­лыкларда каз өмәләре башлана. Өйдән-өйгә йөреп каз йолкулар, күмәкләшеп җыр башкару – күпләребезне балачактан бүгенге көнгә кадәр озата килүче матур хатирә ул. Шундый каз өмәсен әлерәк кенә Олы Кибәче клубы хезмәткәрләре “Сәрбиназ” ансамбле белән берлектә Фрү­зилә Шакировалар йортында үткәрде. “Бик күңелле булды. Егерме каз эшкәрттек. Әле тагын бар. Бу күркәм йоланы башкалар да онытмасын иде”,–ди уңган хуҗабикә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев