Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

АВЫР ЧАКТА ЯРДӘМ ИТТЕЛӘР

Быелгы көздә гаиләбез фаҗигале хәлгә дучар булды: 20 октябрьгә каршы төндә хуҗалыгыбызда янгын чыгып, йорт-җиребез мизгел эчендә яраксыз хәлгә килде. Ут телләре гомер буе җыйган мал-мөлкәтебезне күз алдында юкка чыгарды. Бу хәлләрнең яманлыгын үз башыңа төшмичә аңламыйсың икән, Ходай берәүгә дә күрергә язмасын.

Янгын чыккач, тиз арада ярдәмгә килүчеләрнең һәм янгын сүндерүчеләрнең уяулыгы,тырышлыгы белән генә күрше – күләнгә зыян килмәде. Бу бәладән үзебезнең, балаларыбызның исән сау калуына бер сөенсәк, авыр чагыбызда яныбызда булган, хәтта бер белмәгән кешеләрнең дә булышуларын күреп гаҗәпләндек, изгелекләренә сокландык. Инде әкренләп Аллаһының ярдәме белән нигезебездә төзелеш эшләре бара. Безгә авыр чагыбызда ярдәм иткән барлык кешеләргә,  оешмаларга, аерым алганда Саба муниципаль районы Советына, катнашазык заводы (ООО «Саба) коллективына һәм җитәкчелегенә, районыбыз сәүдәгәрләренә, барлык сабалыларга, авыл­дашларга, күрше авылларга, туганнарга, дусларга, күрше-күләнгә, кода-кодагыйларга, классташларга һәм йортыбыз иминиятләштерелгән ООО «Ак Барс иминиятләштерү» җаваплылыгы чикләнгән компаниясенең Саба офисы хез­мәт­кәрләренә, го­мумән, безнең борчуыбызга битараф калмаган һәркемгә (таныш булмаган кешеләргә) олы рәх­мәтләребезне ирештерәбез. Безгә күрсәткән яхшылыгыгыз үзегезгә мең изгелек булып әйләнеп кайтсын, сәдакаларыгыз төрле бәла-казалардан сак­ласын. Барыбыз да исән-имин булыйк.

Зариповлар гаиләсе,

Байлар Сабасы

Фото: siliconeer.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев