Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Алабугада янгын чыккан фатирдан хатын-кызны коткарганнар

Янгын ут белән эш иткәндә саксызлык аркасында чыккан булырга мөмкин.

Алабугада янгын сүндерүчеләр төтен белән тулган фатирдан хатын-кызны коткарган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә 19.54 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 номерына Мәскәү урамындагы 186нчы йортта янгын чыгуы турында хәбәр килә. Янгын урынына 75нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре җибәрелә.

Янгын сүндерүчеләрне йортта яшәүчеләр каршы алган һәм икенче каттагы фатирда хатын-кыз булырга мөмкинлеге турында хәбәр иткән. Бу вакытта тәрәзәдән куе төтен чыга. Шулай ук янгын йортның икенче катын камап алу куркынычы туа.

Коткаручылар икенче каттагы фатирда 48 яшьлек хатын-кызны таба һәм махсус битлек ярдәмендә саф һавага алып чыга. Моннан тыш, бу йортта яшәүче 8 кеше үзләре урамга чыгарга өлгерә.

Янгын сүндерүчеләр 40 минутта янгынны тулысынча сүндерә. Янгын 15 квадрат метр мәйданга зыян салган. Беренчел мәгълүмат буенча, янгын ут белән эш иткәндә саксызлык аркасында чыккан булырга мөмкин.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев