Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Түләүсез юридик ярдәм

“Россия Федерациясендә түләүсез юридик ярдәм турында”гы Федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча Хөкүмәт комиссиясе карары нигезендә Татарстан Республикасында ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла.

Республика территориясендә чараны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы оештыра. Саба муниципаль районында балаларның хокуклары, аларны  яклау, опека, бала-ата-ана   мөнәсәбәтләре, уллыкка  алу һәм башка мәсьәләләр буенча түләүсез ярдәм күрсәтү көне 20 ноябрьдә 8.00дән 11.30 сәгатькә  кадәр  түбәндәге адрес буенча узачак:  Байлар Сабасы, 52нче  йорт, 123 кабинет. Әлеге чара турында  тулырак мәгълүматны Саба муниципаль районы (http://saby.tatarstan.ru) сайтында табарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X