Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

САБА–МАМАДЫШ–КУКМАРА...

26 октябрь көнне районыбызның бер төркем Өлкәннәр клубы әгъзалары Кукмара һәм Мамадыш төбәкләрендә сәяхәттә булып кайттык.

Кукмарадагы ике катлы музей, андагы экспонатларның күплеге, хезмәткәрләрнең, аеруча директор Ләбүдә ханымның үз эшенә мөккибән булулары, тарихка бәйле тирән эзләнүләр алып баруы - һәрберебезне сокландырды. Бигрәк тә язучы Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә ханымга кагылышлы мәгълүматлар кызык­лы тоелды. Кукмара үсешенә төпле нигез салган Комаровлар һәм башка байлар турындагы истәлекләр дә иганәчеләргә карата хөрмәт уятты. Мамадышның яңарыш кичерүе, инде күптән анда булмаганнарыбыз өчен аеруча тәэсирле булды. Вятка буендагы парк, андагы агачтан ясалган төрле әкияти сыннарга шаккатырлык. Шәһәр үзәгенә урнаштырылган үзйөрешле танк-туп, әйтерсең, бу төбәкнең иминлеген саклый һәм әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп тора. Кыскасы, һәрберебез, республиканың башка төбәкләрендә үзебезнең райондагы кебек алгарышны күреп шатландык. Сәяхәт өчен автобус белән ярдәм иткән һәм безгә шушындый рухи азык алу мөмкинлеге тудырган өчен "ПМК-159" җәмгыяте директоры Фәргать Нәбиуллинга тирән рәхмәтләребезне белдерәбез, аңа исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Өлкәннәр исеменнән Г.Фәрхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X