Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әтиебездән үрнәк алабыз

Мин сезгә үзебезнең гаилә турында, дөресрәге, гаиләбез башлыгы – әтиебез турында сөйләргә телим. Әти-әниебезнең җылы канаты астында без өч малай үсәбез. Боларның әниләренә бик авырга туры килә икән, дип уйлый күрмәгез. Юк, һич тә алай түгел. Безнең өчен эшнең кызныкы, яки малайныкы дигәне юк. Әтиебезгә йорт эшләрендә ярдәм иткән кебек үк, әниебезгә дә савыт-саба юарга, тузан сөртергә, идәннәрне юарга да, аш-су әзерләргә дә булышабыз.

Аерым йорт белән яшәгәч, өй тирәсендә ел әйләнә эш бетми инде ул. Безнең әтиебез алтын куллы, ул бар эшне дә булдыра. Безне дә хезмәткә өйрәтә. Бергәләп капка­-коймаларны төзәтәбез, буяп, яңартасы урыннар булса, әти безне пөхтә итеп эшләргә өйрәтә. Ә эш беткәч коралларны үз урыннарына урнаштыру – шулай ук тәртип, пөхтәлек билгесе. Әтиебез йорт җанлы кеше. Шуңа күрә безнең сарай буш тормый. Бозаулар, куяннар, күркәләр үстерәбез, умарталар да тотабыз. Әтиебезнең иң яраткан эше ­ умарталар карау. Ул иртә яздан караңгы көзгә кадәр умарталыкта эшли. Әкренгә без дә бу эшне өйрәнәбез, шифалы балның өстәлгә нинди урау юллар үтеп килгәнен яхшы аңлыйбыз. Кечкенә энебез әле йорт эшләрендә булыша алмый, ә абый белән мин горурланып:­“Без әтинең уң кулы !”,­дип әйтә алабыз. Чөнки без, әти белән бергәләп, җәй көне, малларга көз-кыш ашату өчен печән, салам, ашлык әзерлибез.

Урамда футбол уйнаучы иптәшләребезнең тавышларын ишеткәндә, безнең дә аларга кушылып уйныйсы килә. Әти: «Эш беткәч, уйнарга ярый!»,­ ди. Дөрестән дә шулай, без эшне тәмамлап чыккач та, туйганчы уйнарга өлгерәбез. Әтиебезнең исеме ­ Алмаз. Ул «Олимп» спорт мәктәбендә хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. Әтиебез эшендә дә хөрмәтле кеше. Аны спорт өлкәсендәге уңышлары өчен «Татарстанның спорт һәм физик культура отличнигы» күкрәк билгесе белән дә бүләкләделәр. Әтиебез безнең өчен һәр яктан үрнәк кеше. Чын әтиләр нәкъ менә шундый була дип уйлыйм мин. Гаиләбезнең кичләре дә күңелле һәм файдалы үтә. Барыбыз бергә яратып хоккей, футбол карыйбыз, домино, шашка белән кызыксынабыз. Әмма хезмәт тәрбиясе бирү гаиләбездә иң беренче урынга куелган.

Каюм Насыйриның “Тәрбия китабы”нда да хезмәт турында бик матур сүзләр бар: “Әй, угланнарым, һөнәр өйрәнегез. Дөньяның байлыгына ышанырга ярамый. Алтын-­көмеш кеше өчен хәтәрдер: аны я карак алып китә, я утта янып бетә. Әмма һөнәр ышанычлы дәүләттер. Һөнәр иясе байлыгын югалтса да кайгырмас. Син дә хезмәтне ярат, һөнәргә өйрән, тәрбияле бул, белем ал!”

Булат Димөхәммәтов, Саба гимназиясенең 6А сыйныфы укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X