Тормыш - катлаулы сынау ул
Табибка чират көтеп утырам. "Төнге йокым качты. Ул бала ничекләр генә рәткә килер инде хәзер? Тынычлана алмыйм. Ике баласын кем карар, әле берсе – инвалид. Үземнең дә кан басымым уйный. Йә Аллам! Ничә операция кичерде бит кызым. Табиблар өмет бирә бирүен, ләкин күңелем тыныч түгел. Ничек яшәргә?! Кайдан көч табарга инде хәзер?!" – дип, уфтана бер апа.
Гомумән, поликлиниканың чиратлары озын булсалар да, кеше белән аралашырга файдасы да бар. Уйлап карасаң, "тормыш" дигән укытучыдан бушлай күп кенә мөһим дәресләр алып була икән. Хәзерге көндә бик популяр булган психологик тренинглар да кирәк түгел. Утыр рәхәтләнеп, поликлиникада чиратыңны көтеп. Утырмыйча булмый, кеше күп, вакыт узмый, пациентларның берсе чыга, берсе керә тора. Ирексездән кайгың белән уртаклашасың, ә кемгәдер күңелен бушатырга ярдәм итәсең! Табиб булмасаң да, «дәвалыйсың», үзең «дәваланасың»! Дару-төнәтмәләр белән түгел, сүз белән кешегә шифа бирәсең.
Алда язылачак сүзләрем берәүгә дә яңалык түгел, фәлсәфәсе кыска, күпләребезгә билгеле: "Үзеңне нинди генә авыр хәлдә дип санасаң да, башкалар турында онытма, бәлкем сездән дә авыррак язмышлар бардыр." Психологлар тарафыннан күптән дәлилләнгән бер фикер йөртү ысулы бу. Әмма тормыштагы мисаллар күзләрне яхшырак ача бит, күңелләргә ныграк үтә.
"Юл һәлакәтенә эләкте кызым. Хәле начар иде. Кулсыз калыр, дип уйладык. Ул бит әле яшь. Бу яшьтән инвалид булып калыр микәнни?! Унлаган операциядән соң әкрен-әкрен бармакларын селкетә башлады инде үзе. Миңа кызымның шулай җәфаланганын күрү бик авыр», – дип дәвам итте яңа танышым.
Игътибарым аның янында күз яшьләре аша елмаеп утырган 50-55 яшьләрдәге апага юнәлде. "Эх, апа, җаным,– дип, ягымлы гына әңгәмәгә кушылды ул. Кызыгыз шундый фаҗига кичергән икән. Сабырлык телим сезгә. Күрәсезме, мин елмаям. Кайгыгызны уртаклашмыйм түгел, әлбәттә, уртаклашам, кирәк булса, ярдәм итәргә дә әзермен. Тик рөхсәт итсәгез, сезгә бер генә сорау бирәсем килә. Кызыгыз исән, кулы да төзәлеп килә, дисез. Шөкер. Бу бәхет түгелмени?! Тормыш – катлаулы сынау ул. Ә кешегә үзе кичерә алмаслык сынаулар бирелми. Табиблар минем кызыма – күз нурыма куйган диагноздан соң җир белән күк тетрәп алгандай булды, ләкин үз-үзебезне кулга алырга туры килде. Хәле көннән-көн авырайса да, яшәргә көч таба белде ул. Һәр аткан таңына сөенеп яшәде, һәр көненә мәгънә, ямь өстәргә тырышты, чөнки көннәре санаулы иде. Алай дисәң, беребез дә мәңге яшәмибез инде. Инде менә 3 ай без аның елмаюын күрмичә яшибез. Кызымнан бик мөһим бер әйбер өйрәнеп калдым. Хәзерге көн белән яшәргә өйрәтте ул мине. Шөкер итеп, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәргә. "Үземне-үзем ашыйм,– дисез. Ә аннан нинди файда соң? Кызыгызга шулай ярдәм итәчәксезме? Тынычланыгыз. Теләсәгез елап алыгыз, тик үзегезне кулга алмыйча булмас. Тормышның якты мизгелләрен күрми калуыгыз ихтимал. Буласы булган. Якты өмет белән яшәгез! Кызыгыз исән, кулы төзәлә». Шулвакыт табиб бүлмәсеннән минем фамилиям ишетелде, мәңге узмас дигән чиратым да килеп җиткән икән. «Якты өмет белән яшәгез!"– дигән сүзләр баш миемнең бер өлешенә кереп урнашты. Әле дә яңгырап торалар…
Азалия Вәлиева.
Саба.
Фото: https://pixabay.com | sasint
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев