27 июль 2018 яңалыклары
-
Салехардта татар ансамблен ябылудан саклар өчен рус, ненец, ногай кызлары татарча җырлый
"Дуслык" ансамблендә утыз кеше исәпләнә, шуларның яртысы – башка милләт вәкилләре. Аларның татар җырларын яратып башкаруына татарлар гаҗәпкә калган.
-
Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселман кызларын динсез егетләргә чыкмаска өндәде
Татарстан мөфтие мөселман яшьләре форумы делегатлары белән очрашты.
-
Татарстанда минималь кулланучылар бюджеты 15 мең сум тәшкил иткән
2018 елның II кварталында яшәү минимумы бер кешегә 8,8 мең сум тәшкил иткән.
-
Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында “Могҗизалар илендә” дигән исем астында очрашу
27 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Могҗизалар илендә” дигән исем астында Курсабаш авылы китапханәчесе Нәфикова Ф.М. белән очрашу оештырды. Очрашуда 8 бала катнашты.
-
Татарстан районнарында V Бөтендөнья урам киносы фестивале кыска фильмнары күрсәтеләчәк
Проектта Азнакай, Балтач, Болгар, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Лаеш һәм башка район үзәкләре катнаша.
-
"Соңгы көннәрендә ашкынып эшләде"
27 июль татар җәмәгатьчелеге драматург, режиссер Гафур Каюмов белән хушлашты. Ул Арчаның “Җидегән чишмә” халык театрында репетиция вакытында баскычтан егылып торба кисәгенә килеп төшә һәм район хастаханәсендә җан бирә.
-
“Леопольд“ кагыйдәгә буйсына
Балаларны урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә кече яшьтән өйрәтү мөһим. Шул максаттан "Шатлык" балалар бакчасында зурлар төркеме тәрбиячече Әнисә Гыйлемханова "Юл кагыйдәләрен нык бел" исеме астында күңелле чара үткәрделәр.
-
XXVIII Татар яшьләре көннәре иң актив кызларны һәм егетләрне бүләкләү белән тәмамланды
Россиянең 33 төбәгеннән 150 татар егете һәм кызы биш көн дәвамында Идел буйлап теплоходта Самара, Ульяновск, Болгар шәһәрләрен карап, Казанга кайтты.
-
Яичные рулетики
Рецепт.
-
Ташлап булмый торган чыбыркы
Гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән һәм әле дә эшләүче Балтачтагы танышым беркөнне бик тә гаҗәеп хәл сөйләп шаккатырды һәм уйландырды әле. Районның кечкенә авылында туып үскән, бала чактан ятимлек ачысын да, нужа бабай камытын да җитәрлек татыган, тормышта һәрнәрсәгә үз көче белән ирешкән. Бәлки шуңадыр да, нинди генә югары постлар биләсә дә, гади, башкаларга мәрхәмәтле булып кала алды ул. Инде район үзәгенә күченеп, “шәһәр кешесе” булганына да дистә еллар.
-
Ришат Төхвәтуллин Казанда беренче тапкыр кайда чыгыш ясавын хәтерлиме?
1-5 августта Казанда чираттагы VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Быел форумда 30 чит ил, Россия Федерациясенең 60 регионы һәм Татарстан районнарыннан 1000 артык делегат катнашыр дип көтелә. Форум уздыруның төп максаты – татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлдерелгән.
-
«Яндекс» Казан турында анимацион ролик чыгарды
«Гадәти булмаган Казан: әлеге шәһәр башкаларыннан нәрсәсе белән аерыла» дип аталган видео YouTube каналында дөнья күргән.
-
Татарстан синоптиклары яшенле яңгыр һәм боз явуы хакында кисәтә
Республика территориясендә урыны белән көчле яңгыр явачак.
-
БӨРТЕГЕН ДӘ ЮГАЛТМАСКА!
Кырларда иген өлгереп килә. Тиздән урып-җыю башланачак. Аңарчы Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы нигезендә ел саен хуҗалыкларның уракка әзерлеге бәяләнә.
-
Керемнәрен күрсәтеп бетермәгәннәр
Район прокуратурасы муниципаль мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләренең үтәлешенә тикшерү үткәрде.