Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары- Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында “Могҗизалар илендә” дигән исем астында очрашу

27 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна “Могҗизалар илендә” дигән исем астында Курсабаш авылы китапханәчесе Нәфикова Ф.М. белән очрашу оештырды. Очрашуда 8 бала катнашты.

 Бу очрашуның максаты: китап укуга кызыксыну уяту,балаларның сөйләм телләрен, фикерләү сәләтләрен үстерү; китапка карата мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

   Китапханәче үз эшендә очраклы хезмәткэәр түгел, ә бәлки үзе дә укырга яратучы, бу күркәм сыйфатка башкаларны да җәлеп итәрлек, һәрчак эзләнүдә булган шәхес, кыскасы, үз эшенең «фанаты» булырга тиеш.

Нәфикова Фәридә апа балаларга китап турында бик куп мәгълүматлар җиткерде. Китапны ярату серләренә, аны ничек саклау турында киңәшләрен бирде. Балаларны яна китаплар белән таныштырды, китап күргәзмәсе оештырды. Китапханәченең әкиятне рольләргә кереп укуы, балаларда матур фикерләр калдырды.

Куелган максатларга ирешелде, бу очрашудан һәммәбез дә бик канәгать калдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев