Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Керемнәрен күрсәтеп бетермәгәннәр

Район прокуратурасы муниципаль мәгариф учреждениеләрендә коррупциягә каршы тору турындагы закон таләпләренең үтә­лешенә тикшерү үткәрде.

Мәгълүм булганча, закон нигезендә дәүләт (муниципаль) учреждениеләре җитәкчеләре яллаучыга (эш бирүчегә) ел саен үзләренең керемнәре, мөлкәте турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турында, шулай ук хатынының (иренең) һәм балигъ булмаган балаларының мөлкәте һәм мөлкәти характердагы йөклә­мәләре турындагы белешмәләр тапшырырырга тиешләр. Прокуратура үткәргән тикшерүләр әлеге таләпләрнең үтәлмәвен күрсәтте. Ягъни 11 мәгариф учреждениесе җитәкчесе 2017 ел өчен үзләренең керемнәре, мөлкәтләре һәм милек характерындагы йөкләмәләре турында тулы булмаган белешмәләр бирүе ачыкланды. Аерым алганда, белешмәләрдә төрле субсидияләр, матди ярдәм күрсәтү сыйфатында алынган керемнәр турында мәгълүмат күрсәтелмәгән иде.

Фото: https://pixabay.com | QuinceMedia

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев